Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йога ул - бердәмлек. Бу төр шөгыльне үз итүче мөслимлеләр турында

Бу көннәрдә Халыкара йога көне билгеләп үтелде. "Йога" борынгы һинд телендә "бердәмлек, берлек" дигәнне аңлата. Ягъни "кушылу, берләшү" - абсолют тәртипкә буйсынып, үзеңне нинди дә булса бурычны үтәүгә тулысынча багышлау мәгънәсенә ия. Районыбызда да йога белән шөгыльләнүчеләрнең "Сәламәтләндерү" клубы эшли. Клубны лаеклы ялдагы мәгариф ветераны Рәмилә Галимова җитәкли. - Рәмилә...

Бу көннәрдә Халыкара йога көне билгеләп үтелде. "Йога" борынгы һинд телендә "бердәмлек, берлек" дигәнне аңлата. Ягъни "кушылу, берләшү" - абсолют тәртипкә буйсынып, үзеңне нинди дә булса бурычны үтәүгә тулысынча багышлау мәгънәсенә ия. Районыбызда да йога белән шөгыльләнүчеләрнең "Сәламәтләндерү" клубы эшли. Клубны лаеклы ялдагы мәгариф ветераны Рәмилә Галимова җитәкли. - Рәмилә Әкрамовна, Мөслимдә әлеге клуб кайчан, нинди шартларда оешты? - Мин үзем - Мөслим кызы. Лаеклы ялга чыкканчы тормыш иптәшем Фәнис белән Баулыда яшәдек, гомерем буе математика фәненнән балаларга белем бирдем. Мин монда кайтканчы ук йога белән шөгыльләнә башлаган идем инде. Кайту белән Мөслимдә дә клуб оештыру уе туды һәм иптәшем Фәнис белән йога белән шөгыльләнергә теләүчеләрне эзли башладык. Башта 5-6 кеше генә җыелдык һәм бер бүлмәдә клубны оештырып җибәрдек. "Сәламәтләндерү" клубы шулай барлыкка килде. Үзем генә бу эшкә алынмас та идем. Тормыш иптәшем Фәнис белән кая барсак та бергә, төрле очрашуларга, чыгышлар ясарга йөрибез. Инде сигез елдан артык клуб нәтиҗәле генә эшләп килә. Шул вакыт эчендә утыздан артык төрле курслар үткәрелде, аларда 600 гә якын кеше сәламәтлекләрен яхшырту буенча дәресләр алды. - Ә үзегез йога белән ничек шөгыльләнә башладыгыз? - Бронхит белән авырый идем. Казанда яшәүче кызым күптән инде йогага йөри иде һәм ул миңа әлеге курсларга барырга киңәш итте. Ул чорда Баулыга йога буенча укытучылар килгән иде, мин алардан курслар алдым һәм авыруым котылу өчен дә, организмым өчен дә бик файдасын таптым. Шуннан бирле йога белән шөгыльләнүдән туктаганым юк. - Ә йога организмга ничек тәэсир итә соң? - Йога белән шөгыльләнү бөтен организмны тынычландыра, үз-үзеңне формада тотарга ярдәм итә, яшәүгә көч өсти. Элек сине борчыган яки кәефне җибәрүче мәсьәләргә башкача карый башлыйсың. Һәрнәрсәгә уңай яктан, яхшы кәеф, матур күңел белән карарга өйрәнәсең. Шулай ук туклануга, сәламәт яшәү рәвешенә игътибар итәргә өйрәнәсең. - Ә дәресләрне үзегез генә алып барасызмы, әллә инде ярдәмгә башка укытучылар да киләме? - Укытучыларны Казан, Алабуга шәһәрләреннән үзебез чакыра идек. Хәзер инде Мөслимдә дә дүрт укытучыбыз бар. Алар да безгә курслар үткәрүдә ярдәм итәләр. Дәресләрдә физик күнегүләр ясыйбыз, аннан сулыш күнегүләре дәвам итә, ә соңыннан медитация, ягъни бушану күнегүләре башлана. - Йога белән шөгыльләнүчеләр буш вакытларын ничек үткәрә? - Күбебез - лаеклы ялда. Шуңа да карамастан, гел өйдә яки бүлмәдә генә утырмыйбыз. Районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашабыз. Ык буйларында, зиратларда өмәләр үткәрәбез, гомуми өмәләргә дә йөрибез. Район үзәгендәге, авыллардагы мәктәпләргә укучылар белән очрашуларга барабыз. Ел саен Яңа ел бәйрәмнәрендә авыр гаиләләрдә яшәүче 40 лап балага пакетлар әзерләп бирәбез. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясендә дә бик теләп катнашабыз. Гомумән, без - йогага йөрүчеләр - үзара бик дус, тату, бертуганнар кебек аралашабыз һәм яшибез. Рәмилә Вәлиева, Мөслим: "Сәламәтләндерү" клубына ике елдан артык йөрим. Мин элек идәннән кеше ярдәменнән башка тора да алмый идем, хәзер миңа ярдәм кирәкми, баскычтан да үзем иркен менә алам. Йоганың сәламәтлеккә файдасы бик зур. Әлеге курслар бернинди түләсез үткәрелә. Йога дәресләрен үткәрүче Рәмилә Әкрамовна, аның тормыш иптәше Фәнис Нуретдинович үзләренең вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйлар. Барлык йогачылар исеменнән аларга тирән рәхмәтебезне җиткерәм.". Әңгәмәдәш - Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев