Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йога берләштерә

21 июньдә Халыкара йога көне билгеләп үтелә. Бу – елның иң озын көне һәм ул төрле милләт, культуралар өчен зур әһәмияткә ия. Йога көне 2014 елда Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителә. Йога – бик борын­гы практика. Ул тормышта баланс, гармония табарга, сәламәтлекне яхшыртырга ярдәм итә.

Районда күп еллар йога түгәрәге эшләп килә. Гадәттә, төркем район мәдәният йорты бинасындагы спорт залына җыела. Узган атнада, искәрмә ясап, берләшмәгә йөрүчеләр ачык һавада – лицей янында шөгыльләнде.

Рәмилә Галимова Баулы­да яшәгәндә үк йога белән шөгыльләнгән. 13 ел элек Мөслимгә күчеп кайткач та бу шөгыльне ташла­мый. Башкаларга да файдасы булсын дип, төркем җыя. Район хакимияте, ветераннар советы бу идеяне хуплап чыга һәм аларга спорт залы бирә. Аренда бушлай булгач, түгәрәкне дә бушлай үткәрү мөмкинлеге бар.

– Йога белән шөгыльләнә башла­гач, бронхитым бетте. Тезләрем авыр­та – чүгәли, юньләп йөри алмый идем. Шөкер, хәзер авыртмый. Иптәшем Фәнис ике инфаркт, бер инсульт ки­черде. Йогага йөри башлагач, аның кан басымы нормальләште, йөрәге белән проблемалар юк. Үзем файда­сын күргәч, кешеләргә дә файда бул­сын, сәламәтләнсеннәр, дип телим. Кеше рәхмәтле булгач, миңа да рәхәт!

Без тын юлына да күнегүләр ясый­быз. Йога белән шөгыльләнә башла­гач, күп кеше стресс турында оны­та, депрессиядән чыга. Тәмәке тарту­ны, эчүне ташлыйлар. Сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, – ди Рәмилә Галимова.

Түгәрәктә ике инструктор эшли. Берсе – Рәмилә апа, икенчесе – Гөлфия Гыйльфанова. Сулыш алу күнегүләрен өйрәтү өчен шәһәрләрдән тренер­лар чакыралар, чөнки боларны мах­сус белгеч кенә өйрәтә ала. Төркемгә утызлап кеше йөри, әмма җәй көне, бакчада эш күп булу сәбәпле, йога белән шөгыльләнүчеләр саны бе­раз кимегән. Түгәрәк эшен һәр пәнҗешәмбе кичке алтыда башлый.

Йоганың файдасын күргән кеше бу шөгыльне ташламый. Түгәрәккә ун ел­дан артык йөрүчеләр дә бар.

– 53 яшьтә бик каты чирләдем дә, депрессиягә бирелдем. Шунда Хо­дай биргән гомерне сәламәт үткәрер өчен вариантлар эзли башладым. Йога түгәрәге турында ишеттем дә шунда килдем. Берләшмәгә өлкән яшьтәгеләр йөри, хәтта 65 яшьлек апа да бар иде. “Бу апа да, ихтыяр көче табып, килә алгач, мин дә булдыра алам”, – дип уйладым. Хәзер миңа – 69 яшь. Йогага ун елдан артык йөрим. Дәресләрдә, баш очыннан башлап, та­бан астына кадәр файдалы 42 төрле күнегү ясыйбыз. Кайберләре даими эшләнә, кайберләре – чиратлашып. Бу күнегүләр организм өчен искит­кеч файдалы! Сулыш органнары өчен алынмалар өйрәндек. Аерым орган­нарга уңай тәэсир ясаучы күнегүләр дә бар, – ди Рәмилә Дәүләтова.

“Кеше белән аралашу – үзе бәхет! Йогага теләп киләбез, күнегүләрне теләп ясыйбыз. Күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Өйдә ятып сәламәтлек ны­гымый. Бу түгәрәкне оештырганы өчен Рәмилә Әкрамовнага зур рәхмәт! Яңгыр дими, кар дими, һәрвакыт килә. Яшьләр дә тартыла, балалар, оныклар белән дә киләбез”, – дип сөйләде ул.

Йогага Мөслимнең үзеннән генә түгел, Ташъелга, Катмыш, Салауз- Мухан, Тойгелде авылларыннан да киләләр икән. Мөслим телевидени­есе өчен сюжет төшергәндә дә фут­бол уйнап йөрүче ике бала йога белән шөгыльләнүчеләргә килеп кушылды. Йога сәламәтлекне яхшыртып кына калмый, дуслаштыра да. Түгәрәккә йөрүчеләр бер-берсенә туганнар ке­бек якын!

Ләйсән Сабирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев