Җәйне ничек үткәрәсез?
Җәйнең беренче ае узып бара. Көтеп алынган ел фасылы артык җылы көннәре белән сөендермәсә дә, җәй, ни дисәң дә, җәй инде ул! Райондашларыбыз җәйне ничек үткәрә? Бу көннәрдә кем нәрсә белән мәшгуль?
Светлана Төхбәтова, Мөслим:
– Шәхси ихатасы белән торган кешегә җәй рәхәте сизелми дә. Икенче тапкыр инде бәрәңге кәтмәнләргә чыктык, бәрәңге төпләрен өйдек. Яшелчә бакчасына көн дә су сибәбез. Теплицадагы кыярларым чәчәк ата башлады, аларга суны бик сирәк сибәм. Суны бу чорда сипмәсәң, “кыяр ана чәчәк ата”, диләр. Димәк, кыяр уңышы мулдан булачак. Редиска быел, нигәдер, ачырак булды. Бик күп райондашларыбыз кебек мин дә быел беренче мәртәбә тузганак балы ясадым.
Гүзәлия Шәйгәрданова, Үрәзмәт:
– Безгә бу җәй бик ошый, бик уңышлы башланды ул. Өч ай эчендә бишенче тапкыр уйлап табу буенча беренче урыннар алабыз. Казан дәүләт аграр университеты “XXI гасыр кулибиннары” исемле яшь уйлап табучылар олимпиадасы үткәрде. Безнең районнан әлеге бәйгедә Тат. Бүләр мәктәбе укучылары Салават Шәйдуллин һәм Газинур Шәйгәрданов катнашты. Салават уйлап тапкан күпфункцияле җайланма белән түбәдәге карны чистартырга, биек агачтагы җимешләрне җыярга, түшәм юарга мөмкин. Газинур бәйгегә гидравлик торба бөгү станогы тәкъдим итте. Егетләрнең икесе дә беренче урын алды. Җитәкчеләре буларак, мин алар белән чиксез горурланам. Җәй дәвамында яңа төр җайланмалар уйлап табу өстендә эшләячәкбез.
Гөлназ Җәлилова, Мөслим:
– Эш белән ялны чиратлаштырып үткәрергә тырышам. Ялларда гаиләм белән су буенда, табигатьтә булырга яратабыз. Бакчада быел да күп итеп төрле чәчәкләр, җиләк-җимешләр үстердем. Дару һәм чәй үләннәре җыя башладым. Кура җиләге һәм карлыган яфракларын җыеп киптердем. Кура җиләге яфрагын чәчәк атканчы җыярга кирәк. Җәйнең һәр көнен файдалы итеп үткәрергә тырышам. Бик тиз үтүче җәйнең һәрбер көне тәмле.
Ильвина Исламова, Мөслим:
– Җәйне диңгезсез күз алдына да китереп булмый. Ел саен тормыш иптәшем белән җылы якка барабыз. Июнь башында Төркиягә барып кайттык. Чын мәгънәсендә ял иттек. Хатын-кыз өчен мондый яллар бик кирәк. Беразга булса да плитә алдында басып торудан, өйдәге бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән арынып тордым. Алдагы елларда да барырга язсын иде. Диңгез һавасы ел дәвамына җитәрлек көч бирә. Хәзер самолет бәяләре бик кыйммәт, шунысы кесәгә суга. Бу ялларда гаилә дуслары белән бергәләп, палаткалар алып, әрәмәгә төштек. Җәйге ялым беткәнче, көннәр матур торганда ял итеп каласым килә.
Берәүләр җәйне – бакчада, икенчеләр – табигать кочагында, өченчеләр диңгез буенда үткәрә. Җәйне ничек үткәрү – һәркемнең шәхси эше. Мәгълүм мәсәлдәге кебек кышын үкенерлек булмасын!
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев