Җылытамы быел, юкмы?
Җәй башы көчле яңгырлары белән истә калыр мөгаен. Район метеостанциясенән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел июньнең беренче декадасында явым- төшем 11 миллиметр гына булган, нормада ул – 20 миллиметр.
– 2021 елда июньнең беренче ункөнлегендә һава температурасы нормадан 2 градуска югары иде. Былтыр 8 июньнән туфрак корылыгы башланды. Туфрактагы продуктив дым бик түбән булган. 19-21 июньдә көчле җил, югары температура теркәлгән. Шул ук вакытта һаваның чагыштырмача дымлылыгы 30 проценттан түбән булуы күзәтелгән. Мондый һава шартлары авыл хуҗалыгы культуралары өчен бик начар, – ди район метеостанциясе җитәкчесе Ильнара Хәмидуллина.
“Быел июньнең беренче декадасында һава температурасы нормада булды”, – ди синоптиклар. Былтыр явым- төшемгә кытлык булды. Быел җәйнең беренче декадасында явым-төшем нормадан артык яуган. Явым-төшем күләме 78,4 миллиметр тәшкил итә.
7-9 июньдә яңгыр күләме 70 миллиметр тәшкил иткән. “Бу – нормадан 368 процентка артык”, – ди Ильнара Хәмидуллина. Ун көндәге явым күләме айлык нормадан 20 процентка күбрәк булган.
– Быел җәй күпьеллык климатик күрсәткечләрдән берничә градуска җылырак булыр, дип фаразлыйбыз. Җәй җылы һәм коры булыр, дигән ышану бар. 2022 елның җәе узган елныкы кебек эссе булмаячак. Әмма суыклар да көтелми. Июнь аенда һава температурасы якынча 18-23 градус тирәсе булачак. Июльдә һава температурасы, нормадан ким булып, 20,5 градусны тәшкил итәр, дип көтелә. Август та июнь кебек булыр төсле, – ди Ильнара Хәмидуллина.
Белгечләр фаразы күп очракта дөреслеккә туры килми. Һава торышының кинәт үзгәрә торган гадәте бар. Ел елга охшап килми, ди өлкәннәр. Кыш салкын булса, җәй кызу килә, дигән ышану да яши. Алай булса, еллар дәвамында тотрыклы һава торышы сакланыр иде. Ләкин кыш кар күп булгангамы, җәйнең беренче аенда яңгырлар күп яуды бит.
Халык сынамышлары да җәйнең җылы буласына ишарәли. 17 июньдә яңгыр яуса, ул ике-өч көнгә сузыла, диләр.
– Мондый июньнең бик күптәннән булганы юк иде. Һава торышын, тирә-юньне күзәтеп, дәфтәргә теркәп барам. Яз соң килде, салкыннар озакка сузылды. 1-2 июньдә яңгыр яуса, җәй коры киләчәк, көз яңгырлы булачак, дигән сынамыш бар. Гадәттә, 6 июньнән чын җәй башлана, кырау төшми. Бу көнне, гадәттә, гөлҗимеш чәчәк ата. 20 июньдә эссе булса, арыш уңа, диләр. Имин еллар булсын! – ди Әмәкәй авылында гомер итүче халык синоптигы Фирдәвес Гомәров.
Фото – “Татар–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев