Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Марат Шәйбаковтан шулюм рецепты

Уфада җырчы Марат Шәйбәковларга кунакка барырга насыйп булды. Без килешкә Марат тәмле итеп шулюм пешереп куйган иде. Билгеле, телне йотарлык бу ризыкның рецептын Марат Intertat.ru укучыларына да сөйләде. Кирәк: бер яки ярты кило сыер яисә сарык ите, 5 бәрәңге, 4-5 помидор, кишер, 2-3 суган, кара борыч борчаклары, дәфнә яфрагы, тоз....

Уфада җырчы Марат Шәйбәковларга кунакка барырга насыйп булды. Без килешкә Марат тәмле итеп шулюм пешереп куйган иде. Билгеле, телне йотарлык бу ризыкның рецептын Марат Intertat.ru укучыларына да сөйләде. Кирәк: бер яки ярты кило сыер яисә сарык ите, 5 бәрәңге, 4-5 помидор, кишер, 2-3 суган, кара борыч борчаклары, дәфнә яфрагы, тоз. "Су кайнап чыккач, ит һәм тәменчә тоз салам. Итне пешкәч кенә зур кисәкләргә турыйм. Ит күп булса, тәмлерәк була. Шулпа ит пешкәнче кайный (якынча 2-2,5 сәгать). Аннан соң бәрәңге белән кишер салына. Кишерне угычтан уарга, бәрәңгене турарга кирәк. Бәрәңге белән кишер пешеп чыкканчы, ашка помидор турап салына. Ашны сүндергәч кенә туралган суган, дәфнә яфрагы һәм кара борыч борчагы салырга кирәк. Ул чакта суган изелми, тәмен югалтмый". Марат Шәйбәков шулюмны яшел тәмләткечләр белән бизәп табынга бирде. Җырчы җае чыкканда, гаиләсен тәмле ризыклары белән сыйларга яратуын да әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев