Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйге нигъмәттән ничек файдаланасыз?

Быелгы җәй бик матур килде. Кояшлы көннәрне Ходай жәлләми, әле дә мулдан бирә. Уңыш та бар, ди халык. Бакчаларда җиләк, чия кызарып пешә. Бакча нигъмәтләреннән райондашларыбыз ничек файдалана?

Илүзә Нәбиуллина, 34 яшь:
– Быел, ниһаять, шәһәр фатирыннан арынып, авылда өй сатып алдык. Урманга якын торгач, табигатьнең бөтен нигъмәтеннән файдаланып каласы килә. Җәен иренмичә эшләсәң, кышын, рәхәтләнеп, хезмәтеңнең татлы җимешләре белән сыйланасың. Тормыш иптәшем Илгиз белән кышкылыкка 60 пар каен һәм имән себеркесе әзерләдек. Нарат Асты урманына барып, төрле файдалы үләннәр кушып әзерлибез себеркене. Җиләккә Тойгелде ягына йөрдек. 12 банка кура җиләге кайнатмасы ясадым. Блендер белән изеп, туңдыргычка да унлап пакет салып куйдым. Кыяр тозлыйм, өч литрлы 7-8 банка чыгар төсле. Камырлык әзерлисе калды, гөлҗимеш өлгергәнен көтәбез. Бу ялларда иван-чәй җыярга планлаштырабыз. Туган як табигатенең хуш исле чәеннән дә тәмлесе юк! Былтыргы чикләвек әле бар, шуңа быел чикләвеккә бармабыз, дип торабыз.
Райондашларыбызның уңганлыгын социаль челтәрләрдәге фотосурәтләр дә дәлилли. Эшкә бирсәң чын күңел, уңышка бернәрсә дә киртә түгел!
Миләүшә Әхмәтова, 53 яшь:
– Башка елларны бу вакытта әллә ничә банка компот-кайнатма яба идем. Быел бернәрсәгә җитешә алмыйм. Көтелгән отпускка чыга алмагач, бакчадагы җиләк-җимешләрне җыеп алырга да вакыт юк. “Кыяр җитешмәсә генә ярар иде”, – дип йөрим. Өйгә кайтып ашарга пешергәнче, өйдәгеләрне караганчы вакыт үтә дә китә. 
Ләйсән Галләмова, 40 яшь:
– Быелгы җәйдә үземне бизнеста сынап карадым. Бакчабызда үскән чия һәм кура җиләген җыеп саттым. Әрәм булып утыралар, коелып беткәнче берәр нәрсә эшләргә кирәк дип, баш ватканда күз интернеттагы белдерүгә төште. Җиләк-чияне сатып алучылар күп икән. Быел чияле ел, ди бит бакчачылар. Компот ясау өчен дә, кайнатма өчен дә мулдан булды ул. Үземнең бер тапкыр да кайнатма ясаганым юк. Андый тәм-томнарны безгә әни әзерләп бирә.
Илшат Яббаров, 38 яшь:
– Җәйге хозурлыкка, муллыкка сокланып туймалы түгел. Бакчабызда кызыл һәм кара карлыган, чияләр пеште. Тормыш иптәшем әллә ничә банка компот япты. Кыяр-помидорларыбыз да өлгерде. Аларын да кышкылыкка тозлап, маринадлап куйдык. 8 май көнне бәрәңге утырткан идек, Аллаһның рәхмәте белән, узган атнада яңа бәрәңге ашап карадык. Бәрәңге уңышы быел яхшы булыр кебек. 
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев