Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әйдаманнар алга әйди

Балаларны яраткан, тирә-юньдәге үзгәрешләргә битараф булмаган, һәрвакыт яңалыкка, камиллеккә омтылган егет-кызлар, әйдаманнар буларак, үзләре артыннан күпләрне ияртергә сәләтле.

Балалар иҗтимагый хәрәкәтенең ролен күтәрү, отряд вожатыйларының дәрәҗәсен арттыру һәм укытучы һөнәренә кызыксыну уяту максатында районда ел саен “Искиткеч вожатый” конкурсы үткәрелә. 
 

Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан конкурсның муниципаль туры уздырылды. Анда мәктәпләрдә узган сайлап алу турында җиңү яулаган унөч әйдаман катнашты. Конкурска гел кызлар гына килгән иде, дисәк, бик үк дөрес булмас. Сал. Мухан мәктәбеннән Евгений Шитюк дигән егетебез икенче тапкыр инде үзен сынап карады. Алга китеп шунысын да әйтәсе килә: Женя “Иң өлгер, иң җитез әйдаман” номинациясендә җиңүче булды.
Ярыш дүрт этаптан торды. Әйдаманнар иң элек үзләре белән таныштыручы презентация тәкъдим иттеләр. Интеллектуаль бәйгедә, педагогик ситуацияләрдә көч сынаштылар, лайфхак күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, әйдаманнар бәйгегә ныклап әзерләнгән. Һәркайсы сынауларны уңышлы узып, сорауларга иҗади якын килеп җавап бирде, сәләт-осталылыкларын күрсәтте. 

 

Жюри әгъзалары һәр чыгышны 5 баллы система белән бәяләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 10 класс укучысы Айсылу Әсадуллина (җитәкчесе – Г. Мәүлиева) өченче урынга лаек булды. Мари Бүләр мәктәбеннән Зәринә Мирсалихова (җитәкчесе – Л. Хәсәнова) икенче урынны яулады. Гимназиядән Эльвина Хафизова (җитәкчесе – Л. Солтанова), барлык этапларны уңышлы узып, иң күп балл җыйды һәм бәйгенең җиңүчесе булды. Эльвина, Мөслим данын яклап, республика этабында чыгыш ясаячак. Конкурста катнашкан һәр әйдаман төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Аларга район мәгариф идарәсенең, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Мактау грамоталары тапшырылды. 
 

Егет-кызларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Бүген үзләрен укытучылар ролендә сынаган әйдаманнар киләчәктә хезмәт юлларын мәгариф тармагы белән бәйләр һәм җирлегебез мәктәпләренә остазларына алмаш булып кайтырлар, дигән өметтә калабыз.
 

Наилә Сәлахова, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев