Язылдыңмы?
“Авыл утлары” газетасына ярты елга язылу бәясе – 741 сум. Алты айга бүлсәк, 123 сум 50 тиен килеп чыга.
Марат Кәбировның бер ел элек нәшер ителгән “Китаб”ы дөнья шаулатты. Китапта сүз газета-журнал алдырмаган, китап укымаган буынның киләчәге турында бара. Бер яктан, фантастика, уйдырма кебек, икенче яктан, тормышчан һәм куркыныч. Гаджетларга багынып утырган зомби хәлендәге кешеләр, аларның яшәү рәвеше куркыныч! Үзеннән-үзе “Кешелек дөньясы шушы хәлгә калмасмы?” дигән фикер туа. Ник дигәндә, үзебез дә шул зомбилардан әллә ни аерылмыйбыз бит: китап укымыйбыз, вакытлы матбугатка язылмыйбыз. Кыйммәт, янәсе.
“Авыл утлары” газетасына ярты елга язылу бәясе – 741 сум. Алты айга бүлсәк, 123 сум 50 тиен килеп чыга. Әлеге акчага 1 кило конфет та тими. Тәмәке тартучылар 1 кап тәмәке алабыз, ди. Ә газета аена сигез тапкыр килә. Кыйммәтсенүчеләргә, альтернатив подпискага өстенлек биреп (анысы 402 сум), газетаны Матбугат үзәгеннән килеп алырга була. 402 сум газетаны нәшер итү – кәгазь, буяу һәм типографиядә бастыру өчен киткән чыгым күләме. Журналистларның хезмәте исәпләнмәгән, дип әйтергә дә була.
Газетага язылмауның тагын бер сәбәбен кайберәүләр “укырга әйбер юк” дип аңлатырга ярата. Ачыклый китсәк, әлеге төркемнең газетаны кулына алып та, укып та караганы юк. Чөнки даими укучылар, әбунәчеләребез кызыклы язмаларның күп булуын яхшы белә һәм үзләре дә безгә темалар тәкъдим итә, кызыклы шәхесләр белән таныштыра.
Иң күңелгә тигәне шул: газетада укыр әйбер юк дип әйтергә яратучылар үзләре үк интернеттан алынган яки отчет формасындагы язмаларын бастыруны сорый. Отчет бирү яки категория алу өчен, квалификациягезне күтәрү өчен кирәк булган ул язмалар газетаны даими алдыручылар өчен, чыннан да, кызыклы түгел. Газетага язма китерүчеләрдән без: “Газетага язылдыгызмы соң?” дип сорарга яратабыз. “Әниләргә барып укыйм” яки “Авылда язылганнар иде” дигәнне ишетергә туры килә. Бусы – өченче категория: язылмыйлар, тик укымауларыннан оялалар! Өлкән яшьтәге апа-абыйлар: “Балаларга газетага язылырга кушканнар. Квитанцияне кызым исеменә бирегез әле”, дип сорый хәтта.
Күптән түгел берәүдән: “Язылдым. Әмма укымыйм!” дигәнне ишетергә туры килде. Укымавы белән куркытуы булдымы икән, юньсезлеге белән мактануымы – аңламадым. Укытучы (өстәвенә мәктәп директоры!) шулай дип торгач инде!.. Яшь буынның китап укымавына гаҗәпләнәсе юк.
– Әйе, бәлки, сыйфат та, эчтәлек тә аксыйдыр. Тик каян килеп, кемнең ышанычлы иңен, кемгә кирәклеген тоеп, эчтәлеклерәк, кызыклырак, заманчарак булсын соң газета? Укымавыбыз белән аларның укымас хәлгә килүенә без үзебез гаепле түгелме соң? Без – татар теле, татар әдәбияты, татар матбугаты бетә дип лаф оручылар – аларны яшәтер өчен нәрсә эшлибез? Унышар ел кулларына газета-журнал тотып карамаучылар, китап кибетендә башка укырлык нәрсә тапмаучылар – без – нәрсә эшлибез? Курыкмагыз, без язылганнан гына череп баемаслар: бары журналистлары 15 мең урынына 17 мең алыр – шул гына. Ләкин алар, без әле кемгәдер кирәк, диеп эшли алыр, – дигән иде яшь шагыйрә Йолдыз (якташыбыз Асия Минһаҗеваның кызы). Ана телебезне, милләтне саклау турында сөйләгән булабыз да... Сөйләшүдән узмыйбыз шул. Татар матбугатына язылу да телне, милләтне саклауга өлеш кертә, югыйсә. Сез дә үз өлешегезне кертерсез, дип ышанасы килә, хөрмәтле әбунәчеләребез.
Газета укучыларыбызның санын киметмәү, әбунәчеләребезнең санын арттыру максатында редакция үзеннән торган кадәрен эшли. Яңа рубрикалар тәкъдим ителә, материалларны төрләндерергә, кызыклы итәргә тырышабыз. (Сез дә фикерләрегезне язып яисә шалтыратып җиткерә аласыз.) Газетабызның быел “Бәллүр каләм” бәйгесендә “Иң яхшы газета” номинациясенә тәкъдим ителүен дә әйтергә кирәк. Әбунәчеләребезне кызыксындыру йөзеннән узган ел гыйнварда – Рәхмәт көне, быел июнь аенда Әбунәче көнен уздырдык. Әлеге чараларда теләгән һәркемне газета нәшер итү процессы, телевидение-радио эшчәнлеге белән таныштырабыз, экскурсияләр үткәрәбез. Әбунәчеләребез өчен чәй өстәле әзерләп, кунак итәбез. Әбунәче декадасына кушылып, үзебез өчен чыгымлы булса да, ташламалы бәяләр игълан итәбез.
Әниләр көне якынлаша. Әниләрегезгә, якыннарыгызга, мохтаҗларга подписка бүләк итеп, якыннарыгызны сөендерә аласыз. Газетабызга ноябрь аенда язылучылар арасында бүләк уйнатылуын да истән чыгармагыз. Бүләк уйнатуда катнашу өчен язылу турында квитанциягезне редакциягә юллавыгыз кирәк. (Адрес: Мөслим авылы, Пушкин урамы, 26 йорт). Моннан тыш “ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларына (исемлек фонда бирелгән) язылучылар арасында телевизор һ.б. бүләкләр уйнатыла. Бүләк отар өчен иң элек “ТАТМЕДИА”ның кимендә өч басмасына язылырга кирәк. Язылу турында квитанцияне Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы (индекс: 420066) буенча яки электрон почтага (podpiska@tatmedia.ru) җибәрергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: “Авыл утлары”на язылу бәясе – 741 сум (оешмаларга – 831 сум). “Сельские огни”га ярты елга язылу бәясе – 708 сум (оешмаларга – 798 сум). Альтернатив подписка бәясе – 402 сум.
Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев