Языл һәм бүләк от!
Вакытлы матбугатка язылу бара. Әбунәчеләребезне кызыксындыру максатында газета укучылар арасында бүләкләр уйнатыла, төрле акцияләр оештырыла.
2021нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газеталарына (16+) язылучылар шәхси эшмәкәр Рузәл Минһаҗевтан эскәмия ота ала. Төп шарт – район газетасына ярты елга язылу! Газетабызга язылучылар арасында башка бүләкләр дә уйнатыла.* Бүләк уйнатуда катнашу өчен “Авыл утлары”на язылу турында квитанция копиясен редакциягә җибәрүегез кирәк. Адресыбыз: Мөслим авылы, Пушкин урамы, 43 йорт.
Моннан тыш “ТАТМЕДИА” АҖ дә телевизор, электрочалгы, бензопычкы, смартфоннар һ.б. саллы бүләкләр уйната.** Бүләк уйнатуда катнашу өчен “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына һәм “ТАТМЕДИА” АҖ журналына алты айга язылуыгыз кирәк. “ТАТМЕДИА” бүләкләрен оту өчен язылу турында квитанция копияләрен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресына “Акция” тамгасы белән җибәрергә кирәк. Квитанция копияләрен электрон почтага да җибәрергә була: podpiska@tatmedia. ru. Һәр ике очракта да телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз. Телефон номеры, бүләк откан очракта, сезнең белән элемтәгә керү өчен кирәк.
Узган яртыеллыкта уңышлы эшләгән “Бер атуда – өч бүләк!” акциясе*** дә дәвам итә. Акция шартлары буенча “Авыл утлары”на язылучыларга “Сөембикә” (16+) һәм “Казан утлары”н (16+) ярты бәясенә яздыру мөмкинлеге бирелә. Ягъни әлеге журналларга да, альтернатив подписка үткәреп, аларны үзебез үк алып кайтып бирәбез. Ә сез Мөслим- информнан килеп алырга тиеш буласыз.
Исегезгә төшерәбез: “Авыл утлары”на киләсе яртыеллык өчен язылу бәясе 872 сум 52 тиен тәшкил итә. “Сельские огни” газетасына язылу бәясе – 791 сум 88 тиен. Альтернатив подписка – 498 сум. Бу очракта сез газетаны редакциядән килеп алырга тиеш.
*Акцияне үткәрү вакыты: 2021нче елның 1 июненнән 2021нче елның 30 августына кадәр.
**Акцияне үткәрү вакыты: 2021нче елның 12 маеннан 2021нче елның 20 сентябренә кадәр.
***Акцияне үткәрү вакыты: 2021нче елның 1 июненнән 2021нче елның 25 июненә кадәр.
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев