Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язмышмы, әллә ялгышмы?

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән өч гаиләнең эше каралды. Һәм әйтергә кирәк, комиссия членнарының әлеге гаиләләр белән очрашулары беренче генә түгел.

Без, адәм балалары, уйламаганда-көтмәгәндә ниндидер авырлык килсә, “Язмыштыр инде бу” дияргә яратабыз. Әмма язмышмы соң бу, әллә инде үзебез дә сизмичә кылган ялгышыбыз нәтиҗәсеме? Ә инде белә торып ялгышыңны төзәтергә теләмәү үзең утырган ботакка балта белән чабуга тиң.

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән өч гаиләнең эше каралды. Һәм әйтергә кирәк, комиссия членнарының әлеге гаиләләр белән очрашулары беренче генә түгел. Әлеге ата-аналар (әгәр шулай дияргә яраса) үзләре утырган ботакка чабу гына түгел, бүген инде кешелек сыйфатларын бөтенләй югалта баралар дигән фикер туа. 
Комиссия каршына Иске Карамалы авылыннан бер гаилә басты. Гаиләдә – дүрт бала, әти кешенең эшкә йөри башлавына әле бер атна да юк, әни кеше, гомумән, беркайда да эшләми. Ә иң аянычы – икесе дә спиртлы эчемлекләр ярата. Комиссия членнары асоциаль тормыш алып баручы гаиләләргә рейд белән чыккан көнне бу гаиләдә дә булган. Аларны тәртипкә чакырып, яшергән балаларын эзләп көн үткәргән. 
– Өйдә тәртипсезлек, ашарга юк. Әле җитмәсә, балалар әниләрдә, дип алдадыгыз. Бүген аларны вакытлыча интернатка урнаштырырга тәкъдим итәбез. Сезнең янда балаларны калдыру куркыныч, – диде комиссия рәисе Марина Бәдретдинова, ир белән хатынга мөрәҗәгать итеп. 
Әни кеше шушы көннәрдә алкогольдән дәваланырга барачагын, эшкә урнашачагын белдерде, төзәлергә вәгъдә бирде. Балаларны интернатка урнаштыруга да теше-тырнагы белән каршы үзе. Әмма ничек кенә матур сөйләргә тырышмасын, комиссия членнары аның тәмле теленә ышанмады. Әйткәнемчә, әлеге гаилә – комиссия утырышларында даими кунак. Гаиләнең бүгенге көндә газы өзелгән, электр энергиясе өчен дә бик күп әҗәтләре җыелган. Әни кеше: “Яр Чаллы шәһәренә әби карарга эшкә китәм”, – ди. Үз балаларын карамаган хатынга кем генә ышанып өлкән кешене тапшырыр икән?! Район прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев Мөслимдә эш таба алмавына шиге булуын әйтте: 
– Районда эш эзләп карадыгызмы соң? Бүген, мәсәлән, район мәшгульлек үзәге берничә оешмада вакантлы урыннар тәкъдим итә. Үзегез киткәч, балаларны кая куясыз, аларны кем карый һәм ашарларына кем әзерли? Сез китеп, бер проблема да хәл ителми, киресенчә, арта гына түгелме? 
Чыннан да, ир кеше берсеннән-берсе кечкенә балалар белән ничек яшәргә тиеш?! Хатын болар хакында уйламый, күрәсең. Эчке эшләр бүлеге тарафыннан әлеге гаиләгә карата беркетмә төзелгән. Комиссия членнары, ир белән хатынның төзәлергә биргән вәгъдәсен исәпкә алып, берникадәр вакытка сынау вакыты билгеләде. Алдагы утырышта гаиләнең тәртибе кабат каралачак. 
Рейд көнне Үрәзмәт авылыннан бер ханым комиссия членнарын исерек хәлдә каршы ала, дорфа сүзләр әйтеп, аларны өеннән куа. Әти кешене “яшел елан” бөтенләй урынга аударган. Бу хәлне күргәннән соң рейд членнары эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен чакыра, гаиләгә беркетмә төзелә. Утырышны алып баручы рәис әлеге ханымга: 
– Сез – хатын-кыз, әни кеше. Ничек шушы хәлгә төштегез? Дүрт бала үстерәсез.

Сездән күреп, киләчәктә алар да шушы юлга басмасмы? Ирегез белән рәсми рәвештә теркәлмичә яшисез, ул бөтенләй бу йортта пропискада түгел, үзе эшләми, эшләсә дә, эчеп бара, кул күтәрә. Ул кеше әти вазыйфаларын алып барырга сәләтле дип уйлыйсызмы? – диде. 
– Бүген күпме хатын-кыз бала алып кайтырга хыяллана. Бала булмау аркасында күпме гаиләләр таркала. Ә сез менә дигән балаларыгызны аракыга алыштырасыз. Тагын бер очрактан соң сезне ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында карар гына кабул итәсе кала. Ул вакытта балаларыгызны бөтенләй күрә алмаячаксыз. Уяныгыз! – диде Илвир Бәхтиев. 
Ни кызганыч, бу сүзләр әлеге ханымга берничек тә тәэсир итмәде. Балаларының язмышы турында борчылуның әсәре дә юк. Оялу һәм үкенү хисләре аңа бөтенләй ят иде. Комиссия членнары әлеге гаиләнең аракы сөременнән айныячагына һәм акылга утырачагына өметен тәмам өзде кебек. Гаилә район комиссиясенә исәпкә куелды. 
Түбән Табын авылыннан килгән ханым күз төбендәге күгәргән урыннарны яшерү өчен бөтен битен каплаган кап-кара күзлек киеп керде комиссия каршына. Бирелгән сорауларга да күпчелек баш селкеп, “әйе”, “юк”, дип кенә җавап бирде. Бу гаиләдә дә әти кеше беркайда да эшләми, эчкечелек белән шөгыльләнә, хатынына кул күтәрә, никахлары рәсмиләштерелмәгән. Әни кеше, иренең кыйнавыннан куркып, дүрт баласы белән Әмәкәйдә яшәүче кызларына киткән. Баланың иң кечкенәсенә әле ике ай гына тулган. Өйдә хәтта ятар урын да юк. Социаль яклау хезмәткәрләре барганда яңа туган сабый төрелмәгән дә килеш идәндә яткан. 13 майда туган баланың бүгенге көнгә кадәр бернинди документы юк. Шул сәбәпле аңа тиешле пособие түли алмыйлар. Гаиләнең әҗәтләре дә шактый җыелган. Әни кешегә күптән инде алкогольгә бәйлелектән дәваланырга барырга киңәш ителсә дә, теләге булмаган. Комиссия членнары аңа да дөрес юлга басарга тәкъдим итте. 
–Балалар өчен борчылып, сезгә төзәлергә вакыт бирәбез. Ә бу арада дәваланырга һәм тиешле эшләрне төгәлләргә тәкъдим итәбез, – диде Марина Бәдретдинова. 
Ике сәгатьтән артык дәвам иткән утырыштан башларыбызны иеп, авыр уйлар белән чыктык. Комиссия каршына баскан әти-әниләрнең ваемсызлыгы, таш бәгырьле булуыннан бу. Зифа Кадыйрованың бер китабында мондый юллар бар: “Без күп вакыт: “Бәхеткә юл кая, юл кая” дип кычкырабыз. Ә баксаң, бәхет бит – үз кулыбызда, аяк астыбызда, аның өчен көрәшергә, сабыр һәм нык булырга кирәк”. Әйе, үз бәхетен күрә, тоя алмаган бәндәләр күп шул әле арабызда. 


Фәридә Гайнетдинова.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев