Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язмыш җилкәнлеләрне сыный

Люция апаның икегә аерып үрелгән толымнары, зифа буе, кара кашлар астыннан ягымлы итеп елмайган карашы, ничә еллар үтсә дә, әле дә күз алдымда. Беркайчан беркемгә тавыш күтәрмәс, әмма сүзе үтемле булыр. Тагын бер сыйфаты истә калган: башкалар турында фикерен җиде кат уйлап әйтер, гайбәтләргә бер дә кушылмас. Күрәсең, яшьлегем узган “Авыл утлары” редакциясендә бергә эшләгән чорда аны хатын-кыз образының өлгесе итеп күргәнмен. Югыйсә, шулкадәр үк хәтеремә уелмас иде.

Әйе, үрнәк алырлык та шул гомерен типографиядә хәреф чүпләп үткәргән Люция апа Шәрифуллина. Җиңел түгел иде эшләре. Инде калыпка салынган газета полосасын, юк кына бер хата табылса да, өр-яңадан диярлек җыярга туры килә. Ул чакта бөтен эш кулдан, үзләре башкарган хезмәттән тыш, авыр кургашны да, күләмле кәгазь төргәкләрен дә иңсәләрендә күп ташыды алар. 
Язмыш аның тормыш иптәше Фәрит абыйны бакыйлыкка бик иртә алып китте. Өч баланы аякка бастыру ялгыз җилкәгә калды шул. Сигез сәгать буе аяк өсте эшләп, өйгә кайткач янә баштан-аяк йорт мәшәкатьләренә чумасы, җитмәгәнен – бөтен итү, юкны булдыру һәм башкасы – барысы да шушы какча гәүдәле ялгыз ана җилкәсендә иде. Юк, эш-мәшәкатьләрне авыр санамады ул, тырышлык анда җитәрлек, тик менә җан сызлаулары гына... Ана өчен газиз баласын югалтудан да авыр хәсрәт бармы бу дөньяда?! Люция апаны бала кайгысы биреп тә сынады Ходай. Әйе, Ул да олы сынауларын бары тик җилкәне ныклыларга гына бирәдер. Эчендә утлар янса да, Люция апаның бер чеметем зарын да ишеткән булмады. Киресенчә, борчуы булганнар юату сүзләрен, киңәшләрне аннан ала иде...
Әни сабырлыгын, тырышлыгын күреп, аның наз-җылысын тоеп үскән балалары, югары уку йортларын тәмамлап, тормышта үз урыннарын таптылар, хәзер инде башкалар хөрмәтен яулаган, дәрәҗәле шәхесләр. 
Мөслимгә кайткач, әниемнең күршесе булган Люция апаны сирәк булса да күргәлим. Юк, еллар аңа кагылырга курыккан: шул ук нурлы күзләр, тыйнак чалымнар... Сиксәненче көзенә кереп барган ханымның күңелен язмыш суыклары һич өшетә алмаган. Бу җылыны аңа хәзер “әни” дип өзелеп торган балалары, йөрәк назына ураган онык-оныкчыклары өстәп тора...
Лиза Каһарманова-Нурлыева. 
Азнакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев