Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы каникуллар

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә 21 - 29 март көннәре балаларның язгы каникуллары дип билгеләнде. Балаларның ялларын күңелле, файдалы, мавыктыргыч итү максатыннан һәр мәктәп план нигезендә төрле чаралар оештыра. Каникул дәвамында төрле фәннәрдән һәм кызыксыну буенча түгәрәкләр эшләячәк, өлкәннәргә,ярдәмгә мохтаҗларга тимурчылык, шефлык эшләре дәвам итәчәк. 22 - 25...

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә 21 - 29 март көннәре балаларның язгы каникуллары дип билгеләнде. Балаларның ялларын күңелле, файдалы, мавыктыргыч итү максатыннан һәр мәктәп план нигезендә төрле чаралар оештыра. Каникул дәвамында төрле фәннәрдән һәм кызыксыну буенча түгәрәкләр эшләячәк, өлкәннәргә,ярдәмгә мохтаҗларга тимурчылык, шефлык эшләре дәвам итәчәк. 22 - 25 март көннәрендә гимназия базасында укучылар арасында район спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча ярышлар оештырылачак. 28,29 мартта "Нептун" йөзү бассейны белән берлектә 5-11 класс укучылары арасында йөзү буенча спартакиада үткәреләчәк. "Брейн-ринг" интеллектуаль уеннары, ачык һавада хәрәкәтле уеннар, төрле оешмаларга экскурсияләр дә каралган планда. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, авырмыйча, компьютер артында азрак, саф һавада күбрәк булып, әти-әниләргә йорт эшләрендә дә булышып, яңа көч туплап соңгы чирекне уңышлы тәмамларга әзерләнеп килегез, укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев