Яз эшләсәң, көз җыярсың
Яз җитүен һәркем түземсезләнеп көтә. Берәүләр өчен бу чор – шау чәчәккә күмелгән табигать кочагына чыгу белән бәйле булса, икенчеләр өчен – булачак уңышка нигез салу вакыты.
Бүген аларның тәрәзә төпләре кыштан ук утыртылган помидор, борыч, чәчәк һ. б. үсентеләр белән тулы. Помидорлар күчереп утыртылган, чәчәкләр сирәкләнгән. Кыяр үсентеләрен дә борын төрттереп, җылыткач, парникларга күчереп утыртучылар бар. Җылытылган теплицалары булганнарның мәшәкатьләре тагы да күбрәк, алар инде күптән җәйдә яши. Узган атнада ук яровойлаштырырга дип, өйләренә бәрәңге чыгаручылар да булды. Бу атнада инде кайберәүләргә бу эшне мәҗбүри-ихтыяри эшләргә туры килде, чөнки күпләрнең тирән итеп казылган базларына су чыкты. Базы саерак булганнар һава торышын күзәтә: алда суыклар булыр төсле әле. Шуңа күрә орлык бәрәңгесе әлеге үз сәгатен көтә. Кыскасы, бакча эшен яратучылар да, бу шөгыльне гаилә өстәлен баетканга гына башкаручылар да – һәммәсе дә бүген орлык сайлый, үсенте тәрбияли, туфрак әле кипшереп өлгермәсә дә, бакчаларында нинди дә булса файдалы шөгыль таба.
Дилбәр,
Яр Чаллы:
– Яшьрәк чакта яшелчәсен дә, чәчәген дә күпләп утырта идем. Гаиләбез әлләни зур булмаса да, әзерләнгән бар уңыш ашалып бетеп, күчтәнәчкә дә китеп бара иде. Хәзер бакча эшен инерция буенча гына, кирәк булганга гына эшлим. Бер тәҗрибәле бакчачы: “Җиргә утыртканчы помидорга ике ай үсү җитә”, – дигән иде. Һәм менә инде утыз елга якын мин помидорны 8-10 март тирәләрендә генә утыртам, май башында теплицага күчерәм. Кайбер төпләрен даими урынга утыртып куям. Теплицадан июньнең уннарыннан соң гына чыгарам, чөнки аңа кадәр безнең якларда кыраулар булырга мөмкин әле. Өйдән туп-туры җиргә күчереп утырткан да булды. Дөрес, башта помидор куаклары ап-акка әйләнде. Аннан терелеп киттеләр. Кайчан утыртсам да, кешенеке белән бергә җитешә. 2010 елгы корылыкта да берәү: ”Помидорларың эре”, – дип китте. Помидорсыз калган елны хәтерләмим. Үсү чорында ике-өч тапкыр үгез тизәген ачытып, бергә ун нисбәтендә су белән болгатып, бер чиләкне өч-дүрт төпкә сибәм. Бер елны иртә җылыткач, бөтен Мөслим кыярга хәтле ачык туфракка утырткан иде. Аннан суыклар китереп бәрмәсенме! Соңыннан универмаг каршында үсенте сатучылар рассада җиткерә алмады. Хәзер үсенте сатучылар да күп бит ул. Шуңа күрә булганын сатып бетерергә теләп, һава торышы үзенчәлекләренә карамый бик иртә сәүдә итә башлыйлар.
Кыярны өйдә үстеребрәк чыгарган еллар да бар. Башлыча теплицага кирәк кадәр утыртам, бер-ике атнадан соң бер почмагына үсентегә дип тә чәчеп куйгалыйм. Үсәсе җиренә турыдан-туры утыртсаң, кыяр бик әйбәт үсә. Җир өлгерү белән кишер чәчәм, кыяк өчен суган утыртам. Чәчәкләрнең күпьеллыкларын, төрле вакытта чәчәк ата торганнарын утырттым. Башка төр чәчәкләрне дә бик яратып үстерәм.
Галина Новикова,
Рус Шуган:
– Мәктәпнең җир кишәрлеге зур. Шуңа күрә барысын да утыртырга тырышабыз. Күпчелек эш техник хезмәткәрләр тырышлыгы белән башкарыла. Помидор үсентеләре яхшы үсә. Кыяр белән кәбестәгә иртәрәк әле. Участокны сөрү белән суган, кишер чәчеп куячакбыз. Кызыл чөгендер, күпләп бәрәңге утыртабыз. Кабак белән баклажанга да урын җитәрлек. Рассада өчен үзебез ясаган парник, теплицаларыбыз да бар. Уңышны мәктәп ашханәсе өчен җыябыз, артыгын сатып, кирәк-ярак алу өчен файдаланабыз.
Рәмилә,
Нарат Асты:
– Февраль аенда утырткан петунияләремнең кайберләре инде чәчәк ата. Бу матур чәчәкләрнең орлыгын сатып алам. Помидорны мартның унҗидесендә чәчкән идем. Быел төрле сортларын Мәскәүдән үк кайтарттым. Рассадасы бик матур күренә, уңышы да әйбәт булсын инде. Магазин борычының орлыгын шулай ук февраль аенда утырттым. Чәчәк тә чәчтем әле рассадага, аларының төре дистәгә якын. Теплицам юк. Рассаданы туры җиргә күчерәм. Аңа кадәр җылы көннәрдә чыгарып-кертеп чыныктырып, һавага күнектереп алам.
Марселия,
Мөслим:
– Күпфатирлы йортта яшим. Бакчам юк. Өйдә берничә гөлем бар. Көтмәгәндә бер гөл төбендә помидор белән борыч үсә башлады. Орлыгы каян килеп эләккәндер, һич әйтә алмыйм. Гөл төбенә чәй түбе сала торган гадәтем бар, тозлы помидор-борыч орлыгы өстәлдән эләккән булса гына инде. Помидоры урала-урала буйга үскәч, йолкып ташладым, ә борычы инде кузакланды, ачы борычка ошаган. Менә шундый мини- бакча минем тәрәзә төбендә.
Сораштыруны Мөнирә
Арсланова үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев