Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ястык калынлыгы булса да...

Ташу китәр вакыт җитә. Шулай да боз өстендә балык тотучылар саны кимеми.

Балык тоту ир-ат шөгыле дисәләр дә, алар арасын¬да бүген хатын-кызларны да очратырга була. Мәллә һәм Ык елгаларын кыш әйләнәсе балыкчылар “штурмлады”. Яз кояшы карый башлагач та, аларның яраткан шөгыльләреннән аерыласылары килми. 
– Пенсиядә булгач, хатын белән икәүләп балыкка йөрибез. Яшем зур булса да, балыкчы стажым зур түгел. Шу-лай да балык тоту серләренә төшенә башладым. Безне аңламаучылар да бар. Салкын көннәрдә: “Нишләп интегеп утырасыз? Ашарыгызга юкмы әллә?!” – дип көлеп китүчеләр дә бар. Кыш көне бу шөгыль аеруча мавыктыргыч икән. Балык тотуның рәхәтен бер татысаң, беттең инде, яңадан бу шөгыльдән аерыла алмыйсың, – ди Таһир Садыйков. 
Балык тотуны юкка гына дәвалап булмый торган авыруга тиңләмиләр. Белгечләр, физик арыганлыкка карамастан, балык тоту канәгатьләнү хисе бирә, дип исәпли. 
– Җирлегебездә кышын балык тоту ярышлары үткәрелә. Ярышу өчен генә түгел, ял итү өчен дә шактый балыкчы җыела. Аларны карарга дип җыелучылар да аз булмый. Балык тоту – сәламәт яшәү рәвешен сайлау, дигән сүз, – ди районның массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Бәйрханов. 
Балык тоту начар шөгыль түгел! Ләкин чынбарлыкка кайтыйк әле. Урамда – яз. Бүген – мартның соңгы көне. Кояш та көннән-көн ныграк җылыта. Шулай булгач, бозның калын¬лыгы, балыкчылар уйлаган¬ча, кыш көне кебек үк калын микән?! 
– Бүген елга-сулыкларда бозның калынлыгы 50-110 см тәшкил итә. Массакүләм мәгълүмат чаралары боз астына киткән балыкчылар турында кисәтеп тора. Яз көне балык тотуның куркыныч шөгыль икәнен аңлатып тору кирәкми, минемчә. Белә торып, гомереңне куркыныч астына кую бит бу. Тик балык¬чыларны үгет-нәсыйхәт белән генә туктатып булмый. Алар элементар куркынычсызлык кагыйдәләре турында оныт-масын иде. Кайвакыт коткаручыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау белән генә түгел, экстремал балыкчыларны коткару белән дә шөгыльләнергә туры килә, – ди ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы буенча әйдәүче белге¬че Ленар Фәрхетдинов. 
Балык тоту өчен куркынычсыз урыннарны сайларга кирәк, дип киңәш итә белгечләр. Көчле агым һәм боз эри башлаган җирләрдән мөмкин кадәр ераграк булу мөһим. 
– Миңа калса, язын боз өстендә балык тоту куркыныч. Әби-бабайлар: “Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма!” – дип, бик белеп әйткән. Беркайчан да балыкка үзең генә йөрмәскә кирәк. Берең артыннан берең барганда, ким дигәндә, биш метр дистанция сакланырга тиеш. Үзем белән һәрвакыт озын бау йөртәм. Шөкер, беркайчан да бозлы суга төшәргә туры килмәде. Ләкин беләм, ни булса да, па¬никага бирелмәскә кирәк, – ди Вахит абый Имамов. 
Бер шөгыль дә кеше гомеренә тормый. Балыкчылар да – һәвәскәрләрме, оста¬лармы, өйрәнчекләрме – бу турыда беркайчан да онытмасыннар иде!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев