Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ясминәгә – ТАССР бүләге

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республика күләмендә төрле чаралар планы расланды. Җирлегебездә дә әлеге дата уңаеннан матур вакыйгалар үткәрелә. Аның чираттагысы 19 февральдә узды. Быел дөньяга килгән беренче баланың әти-әнисе Миләүшә һәм Газинур Кашаповларга тантаналы шартларда истәлек бүләге тапшырылды.

Юбилей елында туган бәбине котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, Мөслим активистлары килгән иде. 
– Районда быел беренче булып кыз бала туды. ТАССРның 100 еллыгы елында туган Ясминәгә әти-әнисе чын мөселман исеме биргән. Ясмин чәчәге кебек сылу һәм сәламәт булып үссен сабый. Әти-әнисенең куанычы, киләчәктә терәге булып яшәсен! Без беренче бала кем булыр икән дип көткән идек. Үз активистыбызның бәбие булып чыкты ул. Әти-әнисенә тигезлектә гомер кичерүләрен, тагын бик күп мәртәбә әти-әни булу бәхетен татуларын телим. Шундый ук сертификат районда йөзенче булып туачак бәбинең әти-әнисенә һәм йөзенче булып өйләнешәчәк гаиләгә дә биреләчәк, – диде Азат Әхмәтҗанов һәм бәхетле гаиләгә 5 мең сумлык сертификат тапшырды. 
Ясминәнең әти-әнисе бу көнне бик күп тәбрикләүләр кабул итте. 
– Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә бала туу турында таныклык тапшыру – иң күңелле мизгелләрнең берсе. Без әти-әниләр өчен ихлас сөенәбез, һәр баланы үзебезнеке кебек кабул итеп, тигез гаиләләргә бәхет өстәп туган балалар өчен куанабыз. Әти-әни булу бәхетен һәр кешегә татырга язсын иде. Кашаповлар гаиләсенә бәбиләрен сөеп, назлап, тәмләп үстерүләрен телим, – диде районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова, яшь гаиләгә бала туу турында таныклык тапшырып. 
Бәйрәм тантанасында һәркемнең күзләрендә елмаю балкыды. Башкача мөмкин дә түгелдер. Кечкенә бала булган җирдә бөтен игътибар да нарасыйга бирелә бит. Кызчык 3490 кг авырлыкта, 56 см озынлыкта булып туган. 
– Ясминәбезне бик көтеп алдык. Аллага шөкер, кызчыгыбыз сәламәт. Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – әни булуда! Бу исемне бүген мин дә горур йөртәм. Бәхетемә һаман да ышанып бетә алмыйм. Бүген безне олылап килгән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Район җитәкчелегенә, ЗАГС хезмәткәрләренә истәлекле бүләк ясаулары өчен рәхмәтлебез, – диде яшь әни Миләүшә. 
Бу вакыйга район күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә тарихи әһәмияткә иядер. ТАССРның 100 еллык юбилей елында дөньяга килгән балалар илебезгә тынычлык, бәхет китерсен! 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев