Яшүсмерләр акча эшли
Урта һәм югары сыйныфларда укучыларның күпчелеге, җәйге чорда эшкә урнашып, әти-әнисенә ярдәм итә.
Мәктәпләрдә укулар тәмамлангач, башлангыч һәм урта сыйныфларда укучылар нигездә мәктәп яны лагерьларында, әби-бабайлары янында ял итә. Мәктәп яны тәҗрибә участокларында практика узучылар, гадәттәгечә, су сибү, чүп утау кебек эшләр белән мәшгуль.
Бүгенге көндә 14 яше тулган 73 бала эшкә урнашкан. Алар фермер Ирек Хәмәдишинның кошчылык фермаларында, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесендә, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасының кирпеч заводында, Иске Карамалы авыл җирлегендә хезмәт куялар.
– Узган ел җирлегебездә 150 бала эш белән тәэмин ителде. Быел 190 яшүсмерне эшкә урнаштырырга планлаштырабыз. Моның өчен финанс средстволары җитәрлек. Эшкә урнашкан балалар арасында социаль яктан уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да, балигъ булмаганнар комиссиясендә исәптә торучы яшүсмерләр дә бар. Эш белән тәэмин итүче оешма җитәкчеләре сүзләренә караганда, балалар тырышып эшлиләр. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге үсмерләрне эшкә алган оешма белән килешү төзи. Аның нигезендә балаларны дүрт сәгать эшләтү күздә тотыла. Балаларга түләү минималь хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш. Шуңа өстәп, укучыларга безнең үзәктән дә өстәмә 2250 сум матди ярдәм бирелә, –ди районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов.
15-16 яшьлекләр көнгә – биш сәгать, ә 16-18 яшьлек үсмерләр 7 сәгать кенә эшли ала. Балигъ булмаган хезмәткәрләрне эш сәфәренә җибәрергә, өстәмә эш сәгате бирергә, төнлә, ялларда һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә хезмәткә җәлеп итәргә ярамый. Боларны һәрбер эш бирүче белергә тиеш.
– Бу айда бездә 14-17 яшьлек сигез бала эшли. Алар – үзебезнең Күбәк мәктәбе укучылары. Балалар 7.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр хезмәт куялар. Үсмерләр җирлектә нигездә төзекләндерү, буяу, җыештыру, юл буйларын чүп үләннәреннән арындыру эшләрендә катнаша. Балаларны даими күзәтеп торабыз, бу яктан әти-әниләргә борчылыр урын юк. Июль аенда тагын 5-6 бала эшкә урнашыр, дип көтәбез. Җирлектә мәктәп укучыларын җәйге чорда эшкә урнаштыру быел бишенче мәртәбә тормышка ашырыла, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.
Акча эшләүдән бигрәк укучылар хезмәт тәрбиясе алалар, тәртипкә өйрәнәләр. Сер түгел, күп кенә егет-кызлар кулларына пумала тотып буйый да белми, чүкеч тота белмәгәннәре дә әз түгелдер. Күмәк эш дуслыкның, бердәмлекнең кадерен белүдән битәр, җаваплылык хисен дә уята бит әле! Кем әйтмешли, эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен.
“Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесенә эшкә урнашкан укучыларны мөслимлеләр еш күрә. Балалар Мөслим урамнарында матурлык тудыру белән мәшгуль.
– Предприятиедә 33 яшүсмер чүп утау, су сибү, чәчәк утырту кебек эшләрне башкара. Балалар Мөслимнең үзәк урамында чәчәкле шарлар ясауда да ярдәм итте. Пушкин урамындагы чәчәк шарларын ясау өчен 10 меңләп петуния кулланылды. Үсмерләр бездә яратып эшлиләр. Үзләренә беркетелгән өлкәннәр белән “Кояшлы Ык” ял паркында да хезмәт куялар, – ди теплица участогы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев