Яшьләр театр уйный
Узган җомгада Мөслим халык театры яңа иҗат җимешен тәкъдим итте. Район үзешчәннәре Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” драмасын сәхнәләштерде.
Әсәрдә төп герой Мирвәли язмышы, аның хис-кичерешләре сурәтләнә. Күмәк хуҗалыклар төзелгән чорда байлыгын тартып алудан курыккан Мирвәли, бар милкен яндырып, авылдан чыгып китә. Тормыш иптәше Шәмсегаян белән Мирвәли, гомер буе туган җирләрен сагынып, шул ук вакытта, кайтып, авылдашлары белән очрашудан куркып яшиләр.
Өлкән яштәге Мирвәлине – Булат Хәйретдинов, олыгайган Шәмсегаянны Гөлнар Фәрхетдинова уйнады.
– Мирвәлине уйнау, образга керү җиңел булмады, – ди Булат. – Каты бәгырьле, кырыс холыклы Мирвәли миңа авыр бирелде.
Мирвәли образын ачуның авыр булуы аңлашыла. Геройның холык-фигылен аңларга, артист буларак, үз героеңны, бәлки, акларга да кирәктер. Гөлнар Фәрхетдинова үз роленең җиңел бирелүен билгеләп үтте:
– Яшь Шәмсегаянны уйный алмас идем, өлкән яшьтәгесе – түземле, сабыр чын татар хатын-кызы! Героемның үлемен күрсәтү авыр бирелде, дип әйтер идем. Бердән, андый рольдән куркам, икенчедән, үземне читтән күрмәгәч – кыен. “Бу очракта кеше нишли икән? Үлем килгәндә Шәмсегаянның халәтен дөрес күрсәтәм микән?” дигән уй тынгы бирмәде.
Яшь Мирвәли белән Шәмсегаян рольләрен Айнур Латыйпов белән Гүзәл Ялалова башкардылар. Гүзәл өчен бу – дебют. Ә Айнурның Метрәй үзешчәннәре белән сәхнәгә чыкканы бар иде. Яшьләр икесе дә геройларын ача алды, минемчә. Афәрин! Тамашачылар спектакль барышында үзләре өчен тагын бер артистны ачты. Район мәдәният йортында тавыш операторы булып эшләүче Илшат Галиев спектакльдә автор сүзләрен җиткерде. Тавышы матур икәнен белә идек, дикциясе дә әйбәт икән. Илшатны уңышлы дебюты белән котлыйбыз! Ә менә моңа кадәр Мөслим халык театрының һәр спектаклендә үзенчәлекле образлар тудырган Равил Тимкин юклыгы үзен сиздерде!
Спектакль дәвамында “Шат күңелле, хатынына чын күңелдән гашыйк Мирвәли нигә каты бәгырьлегә әйләнде соң?” дигән сорау тынгы бирмәде. Байлык кынамы сәбәп? Таифә карчык (Зөлфия Фәхретдинова) спектакль барышында шул хакта берничә тапкыр искәртә: “Нәфес билчән кебек әрсез”! Алай дисәң, Мирвәлинең әтисе (Илфират Зәйниев) дә якыннарына, бигрәк тә хатынына (Эльвира Гәрәева) карата явызларча кылана бит. Геннар үзенекен итәме? Алай гына да түгел, хәерче кызга өйләнгән баласын каргый: “Бәрәкәтсез никах җимешсез булыр”! Мирвәлине әтисенең каргышы тоттымы? Һәрхәлдә, ул әтисе кебек булырга тиеш түгел иде кебек. Нәтиҗәдә ул, горурлыгын җиңә алмыйча, гомере буе сагыну-сагышлардан интегеп, туган җирен күрергә зар-интизар булып яши. Ә бәхет өчен туган җир кирәк икән бит!
Драманың режиссерлары – Зөлфия Фәхретдинова һәм Гөлнар Фәрхетдинова. Зөлфия ханым әлеге әсәрне сайлауларының сәбәбен тәрбияви әһәмияткә ия булуында дип билгеләп үтте: “Уйландыра торган әсәр”. Кем ничектер, мин спектакльне караганнан бирле сорауларыма җавап эзлим. Режиссерлар да, артистлар да максатларына иреште кебек.
Римма Афзалова.
Фото – мәдәният бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев