Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр нигә авылда калмый?

ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков Мөслим яшьләре белән шушы сорауга җавап эзләде.

22 июль көнне Мөслимгә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков килде. Министр урынбасары Мөслим белән танышты, “Урман иле” лагерен карады. Соңыннан “Мизгел” яшьләр үзәгендә Мөслим яшьләре белән очрашты. Биредә 2021-2023 елларга яшьләр сәясәтенең үсеш стратегиясен кабул итү булды.
Яшьләр сәясәте һәм аның үсеш стратегиясе белән яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров таныштырды. Ул районда яшьләр өчен тудырылган мөмкинлекләр һәм проблемалар турында сөйләде. 
– Яшьләр стратегиясен яклаганда Мөслим районында яшәүче һәм эшләүче яшьләрнең киләчәген күз алдында тотабыз, яшьләргә уңайлы булсын өчен тырышабыз, – ди Илшат Яббаров. 
Яшьләрнең җыелу урыннары дип “Кояшлы Ык” ял зонасы һәм парк-скверлар күрсәтелә. Ык буенда самокатлар прокаты эшли. Заманча кафе бар. “Мөслимнең табигате матур, инфраструктура үсештә, тик район җирлегеннән ерак түгел шәһәрләрнең күп булуы яшьләрнең авылдан китүенә сәбәп булып тора”, – ди Илшат Яббаров. Илшат Римасович яшьләр авылда калсын өчен торак белән тәэмин итү проблемасын хәл итү кирәклеген әйтте. Дөрес, хөкүмәт программалары эшли. Тик программа нигезендә бирелгән хөкүмәт ярдәменең күләме зур түгел, ул һәркемгә дә җитми. “Яшьләрнең авылда калуында хезмәт хакының зур булуы да мөһим роль уйный”, – ди Илшат Яббаров. Авыл яшьләренең хезмәт хакы шәһәрнекеләрдән күбрәк булганда яшьләр авылда калачак! Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков моның белән килешмәвен әйтте һәм яшьләрнең үзләренә мөрәҗәгать итте. Мәктәп укучыларының барысы да шәһәргә китү теләге барлыгын әйтте: шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк! Эш табу да җиңелрәк. Эшләүче яшьләр алар өчен Мөслимнең уңайлы булуын билгеләп үтте. 
Фикерләр икегә аерылды. Яшьләрнең кайберләре “ял итү, күңел ачу урыннары җитми” дигән фикерне җиткерде. Күпчелек исә булганына канәгать һәм авылдан китәргә теләми. 
– Проблема яшьләр яшәргә теләгән тирәлеккә һәм социумга да бәйле, – ди Ринат Садыйков. – Мөслим районы яшьләр өчен уңайлы шартлар тудыру, социум үсешенә, төрле аспектларда халыкның мәдәнияте үсүенә мисал булып тора. Бәлки, шуңа да биредә шәһәрдән кайтып урнашучы яшьләр күптер. 
Өч кыз әнисе Эльвира Заһидуллина югары уку йорты тәмамлаган кызының эш таба алмавын билгеләп үтте. Сәбәбе – бөтен җирдә эш стажын сорыйлар. Эльвира Советлар Союзы чорындагы кебек юллама белән эшкә җибәрүне кайтарырга тәкъдим итте. 
Фикер алышу ике сәгатьтән артык барды. Министр урынбасары яшьләр күтәргән кайбер мәсьәләләрдә ярдәм итәсенә ышандырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев