Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр авылны яратмый

“Мөслимдә эш юк” дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Миңа калса, эш бар, эшләргә кеше юк.

3-4 ел инде газетада “Корреспондентлар кирәк” дигән белдерү чыга. Эшкә килүче юк. “Юк” дигәч тә, эш сорап килүчеләр бар анысы. “Утырып кына эшли торган эш” сорыйлар. Корреспондент эше утыра торганмыни?! 
Югыйсә, журналист һөнәреннән дә кызыклырагы юк кебек: көн саен яңа кешеләр белән очрашасың, яңа дуслар табасың. Мәгълүматның үзәгендә кайнап, һәр яңалыкны беренчеләрдән булып белү мөмкинлеге дә бит әле бу. Актив тормыш алып барган, үзен күрсәтергә һәм танылырга теләгән яшьләргә иң шәп эш! Тик яшьләр килми. Соңгы елларда мәктәп укучылары арасында да журналист булырга теләүчеләр күренми. Журналистика факультетында укыганнар Мөслимгә кайтмый, Казанда калу ягын карый. Кайтканнары да (бармак белән санарлык инде алары да), квалификацияләрен үзгәртеп, мәктәпне сайлый. Хәер, журналистикага гына хас проблема түгел бу. 
Мәктәптә укытучылар җитми. Юкка гына лаеклы ялдагы укытучыларны эшкә чакырмыйлар бит инде?! Белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе бүген һәр өлкәдә чагылыш таба. Сәламәтлек саклау өлкәсенә дә, авыл хуҗалыгына да, башка өлкәләргә дә хас бу проблема. Сәбәп нидә? Яшьләр нигә авылга кайтырга теләми? Шәһәрдә кеше фатирында яшәүгә караганда туган җиреңдә яшәү отышлырак түгелмени? Торакка түлисе юк, әти-әни ашата, транспортта йөреп акча тузмый. Шәһәрдәге уңайлыклар хәзер авылда да бар: җылы су килә, канализация эшли, элеккеге кебек, утын ягып, мич җылытасы юк. Мал да асрамый хәзер авыл кешесе. Хезмәт хакына килгәндә, авылда хезмәт хакына өстәмәләр күбрәк тә бугай әле. 
Медицина белгечлеге алган яшьләр авылга кайта әле. Ник дисәң, авыл җирлеген сайлаучыларга миллион сум акча бирәләр. Тик миллионын алгач, килешү вакыты чыккач, күбесе китү ягын карый. Ә булачак укытучыларның күбесе шәһәрдә кала. Югыйсә, бүгенге көндә утыздан артык егет-кыз югары педагогик белем ала. Тик диплом алгач, шәһәрдә калып, бөтенләй башка өлкәдә эшли күбесе. Нигә укытучылыкка укырга иде соң?! Чын-чынлап укытучы булырга хыялланганнарга бюджетта урын җитмәгәндер әле. 
Хезмәт хакына әйләнеп кайтсак, эшли башлаган мәлдә берәүгә дә күп түләмиләр инде ул. Башта үзеңне күрсәтергә, кирәкле кадр булуыңны расларга кирәк. Тәҗрибә туплагач, эшләгән еллар исәбе белән бергә хезмәт хакы да арта. Хәзер хөкүмәт төрле бәйгеләр дә тәкъдим итә, грантлар бирә. Грант отучыларны саллы гына бүләкли дә. 
“Шәһәр шәһәр инде. Анда мөмкинлекләр икенче” дияр кайберәүләр. Шулайдыр. Тик мөмкинлекләр өчен түләргә дә акча кирәк бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев