Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьлек хатасы

Автомобиль белән кабаттан исерек хәлдә идарә иткән өчен 33 яшьлек райондашыбыз суд алдына басачак.

Район прокуратурасы 33 яшь­лек райондашыбызга карата җинаять эше буенча гаепләү ак­тын хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддә 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнә, ягъни админи­стратив җаваплылыкка тартыл­ган булуга карамастан, исерек ки­леш транспорт чарасы белән идарә иткән.

– Тикшерү версиясе буенча уз­ган елның 29 ноябрендә 16 сәгать 10 минут тирәсендә гаепләнүче, машина йөртүче таныклыгы бул­мауга карамастан, ВАЗ-21124 мар­калы автомобиль белән идарә итә. Мөслим авылының Красноармей­ская урамыннан “Ләйсән” балалар бакчасына юнәлгәндә аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата, – ди рай­он прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

Медицина тикшерүе барышында шоферның исерек булуы ачыклана: ул сулап чыгарган һавада абсолют этил спирты 1,463 мг/л тәшкил итә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысын­ча таныды һәм тәүбә итте. Хәзерге вакытта җинаять эше район суды тикшерүендә, дип хәбәр итәләр рай­он прокуратурасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев