Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьлек илендә

Сугыш чорындагы авылда тормыш таш гасырныкына тиң булса да, радио, электр, кино дигән нәрсәләрне белмәсәк тә, без кечкенәдән совет иленең патриотлары булып үстек. Мәктәп, укытучыларыбыз, әткәй-әнкәйләр безне илебезгә, халкыбызга бирелгәнлек рухында тәрбияләде. 1947 елда Минзәлә районы Бикбау мәктәбендә укыганда, унөч яшемдә комсомолга кердем. Мин үземне чын комсомолка дип тойдым, ни кушсалар да, үтәргә әзер идем. Беренче комсомол җыелышына, комсомол билетымны алып, кичкә таба берүзем Калморзадан Бикбауга киттем. Каршыдан салкын җил исә, кыйгачлап кар ява. Алда әллә нинди кара әйберләр тора... Бүре дип уйлап, тез буыннарым калтырый. Барып җиткәч, басуга чыгарылган тирес өеме икәнен күреп сөендем... Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганда ВЛКСМ Үзәк Комитеты яшьләрне чирәм җирләрне үзләштерергә чакырды. Дус кызым белән, сүз берләшеп, “целинага” китәргә җыендык. Планыбыз барып чыкмады – әнкәйләр җибәрмәде.

Институтка укырга кергәч, комсомол эшенә ныклап “чумдым”. Группабызда комсорг итеп тә сайладылар; агитатор буларак, сайлаулар вакытында Алабуганың Ленин урамында да йөрдем; группабыз белән стадион төзешергә дә бардык; колхоз-совхозларга бәрәңге алыштык, ындыр табакларында эшләдек. Барысыннан да җаваплырак эшне безгә институтның комсомол комитеты йөкләде: балигъ булмаган җинаятьчеләр колониясенә шефлар итеп билгеләделәр. Алабуга кызы Света Доброва белән мине җиденче класска беркеттеләр. Икебез дә чын күңелдән җинаятьчеләрне тәрбияләргә тотындык. Колониягә беренче барганда бераз шикләндек анысы. Безнең группада бик сәләтле 14-15 яшьлек үсмерләр бар иде. Бәйрәмнәргә газеталар чыгарабыз, институт студентлары белән концерт куябыз. Малайлар безне көтеп алалар. Кухарчук фамилиялесен бик яхшы хәтерлим: газеталарны ул ясый иде. Бер тапкыр май бәйрәме алдыннан Света белән икәү урманга киттек – малайларга сюрприз әзерлибез! Урманда кар эреп беткән диярлек, урыны-урыны белән көмеш сабаклы шәмәхә умырзаялар чәчәк аткан: күктәге йолдызлар сыман җемелдәп утыралар. Кәрҗин тутырып чәчәк алып кайттык. 30 апрельдә колониягә барып, камера саен чәчәк өләшеп, бәйрәм белән котлап йөрдек. Малайлар аптырап калдылар. Умырзая күргәнмени алар?!
Үсмерләрнең иң бәхетле минутларында да алар белән булдык: колониядән азат ителгән көнне каршыларга бардык. Шәһәрне күрсәтеп, пристаньда пароходка утыртып озаттык. Рәссам егетебез Кухарчук (Владимир шәһәреннән иде) соңыннан “рәссам-реставраторлыкка укырга кердем” дип хат та язды әле. Аның яхшы кеше булып җитүенә өметләндек. Шәһәр буйлап йөргәндә икенче үсмер егет белән безне Мөслим егете, группадашым Азат Ганиев (ул озак еллар Баекта укытты, директор булды) институт бакчасында фотога да төшерде. Укытучы-тәрбияче эшен без шулай укыганда ук башладык, эшебезне комсомолларча зур дәрт белән башкардык! 
1959 елда, үзем укыган мәктәпкә кайтып, укытучыларым арасында эшли башладым. Әле мин комсомол да идем. Укытучы ул – пионер вожатые да, комсомол җитәкчесе дә. Миңа 5 нче классны бирделәр. Пионерларны алып, җиде ел тәрбияләп, унберенче класстан комсомолларны тормышка озата идем. Беренче алган классымда утыздан артык бала иде. Алар арасыннан кемнәр генә чыкмады!? Илдус Мутин (атаклы татар артисты Мутинның кардәше) хәтта “ядерщик” (атомчы) булды! Тәрбия планнарымны әле дә саклыйм: анда пионер сборлары, комсомол җыелышлары, ата-аналар җыелышлары, Ленин зачетлары, совет паспортын тантаналы тапшыру кичәләре, ерак шәһәрләргә экскурсияләргә бару, укучыларымның түгәрәктә башкарган эшләреннән күргәзмәләр оештыру, сугыш ветераннары белән очрашу – санап бетергесез эшләр.
...Соңгы пионер сборы. Укучыларым барысы да кызыл галстуктан. Бүген алар, галстукларын салып, күкрәкләренә комсомол значогы тагачак. Бүген беренче комсомол җыелышы булачак. Отряд советы рәисе Резеда Кәшифразова өлкән пионервожатыена рапорт бирә. Мәктәп пионервожатые Мостафина дружина исеменнән аларны комсомолга керүләре белән котлый. Бүгенге көн укучыларымның гомерлеккә исендә калсын дип, бәйрәмчә, тантаналы итеп оештырырга тырыштым. Беренче укытучылары Галина Двоеглазованы, класс ата-аналар комитетыннан Сәлмән Акуловны чакырдым. Егет-кызларга комсомол билетын яраткан беренче укытучылары Галина Ивановна тапшырды! 
Бер тәрбия сәгатендә “Юность” журналында чыккан мәкалә белән таныштырдым. Анда комсомолларның студентлар отрядында эшләп алган акчаларын тынычлык фондына күчерүләре турында язылган иде. Бишенче класс укучысының да хаты басылган: ул да, фотоаппарат алырга дип, бик озак җыйган акчасын тынычлык фондына бирергә булган. Укучыларымның реакциясе, фикерләре мине бик кызыксындырды: ни диярләр икән? Укып чыккач, бер мизгел информацияне “эшкәрттеләр”, аннан, барысы бергә кабынып китеп, “Әйдәгез, без дә җибәрәбез!” – диделәр. И сөендем инде укучыларымның киң күңеллеле генә, мәрхәмәтлелегенә! Ул вакытта Никарагуа дигән илдә азатлык өчен көрәш бара иде, укучылар политинформацияләргә үзләре әзерләнеп килеп сөйлиләр. Чөгендер эшләгән өчен акча алгач, Тынычлык фондына 50 сум салдылар (ул чор өчен бик күп акча иде ул!). Комсомол җыелышында Совет тынычлык фондына хат яздылар, дөньяда тынычлык өчен үзләреннән өлеш кертергә теләп, эшләп алган акчаларын Никарагуа балаларына җибәрүләрен, мәктәпне тәмамлаганчы бу традицияне дәвам итәчәкләрен белдерделәр. Озакламый Совет Тынычлык фонды комитеты рәисе Борис Полевой имзасы белән Рәхмәт хаты алдык.

“...Правление Советского фонда мира от всего сердца благодарит вас за патриотический отклик,… за выражение солидарности и участие в благородном деле оказания помощи народам, борющимся против империализма за свою свободу и независимость. Внесенный вами добровольный взнос будет использован на дело укрепления мира и дружбы между народами. Желаем вам отлично учиться, быть мужественными и стойкими борцами за мир, за счастье народов на земле!”
Бу хат безне бик дулкынландырды. Укучыларым башкаларга ярдәм кулы сузу, яхшы гамәл кылуның нинди изге эш икәнен аңладылар. Комсомоллар сүзләрендә тордылар: мәктәпне тәмамлаганчы Тынычлык фондына хәләл акчаларыннан өлеш керттеләр. Татарстан Тынычлык фондыннан Ф. Шәйхаттарова имзасы белән килгән хатны да саклыйм.
Заман бездән киләчәк буынны һәрьяклап камил итеп тәрбияләүне таләп итте. Укучыларга матурлыкны, гүзәллекне күрсәтү өчен, палаткалар алып, бергә походларга чыктык, төнге учак янында таңнар аттырдык, сандугачлар тавышын тыңладык! Югары сәнгать үрнәкләре белән таныштыру максатында зур мәдәни үзәкләре булган Мәскәү, Ленинград, Рига, Казан шәһәрләренә экскурсияләр оештырдым. Әдәби-драматик түгәрәктә укучыларым белән зур-зур пьесалар куйдык. Аларның берсе дә сәхнәгә чыкмый калмагандыр. 
Яратып башкарган хезмәт – олы бәхет. Эшеңне, тырышуыңны күрсәләр, хезмәтеңне бәяләсәләр, тагын да рәхәт була. Эшли башлагач, ВЛКСМның өлкә комитеты мине Мактау грамотасы белән бүләкләде. Комсомол бүләге минем өчен бик кадерле – яшьлегем истәлеге! Район мәгариф бүлегенең, район җитәкчелегенең, ТАССР Мәгариф министрларының, СССР мәгариф министрының Мактау грамоталары белән дә бүләкләндем. 1982 елда Ереванда узган Бөтенсоюз укытучылар конференциясендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү буенча тәҗрибәм белән уртаклаштым. Гади генә авыл мәктәбендә башкарган эшләремне күпертми генә сөйләдем. Чыгышымны соңыннан Мәскәүдә чыгучы “Семья и школа” журналында бастырдылар. 
Бөтенсоюз педагогик укуларда мин СССР Педагогия фәннәре академиясенең дипломы белән бүләкләндем. “РСФСР мәгариф отличнигы”, “Укытучы-методист” исемнәренә лаек булдым. “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләндем. Минем өчен иң кадерлесе, билгеле, укучыларымның, аларның әти-әниләренең, халкыбызның ихтирамы.
Җитмеш яшемне тутыргач, язучы булып китүем дә укытучы эшенә бәйле: яшьләргә әйтер сүзләрем, теләкләрем булганнан. Яшьләр укысыннар, гыйбрәт алсыннар дим. Мин әле дә булса укытучы – яшьләр белән аралашам, аларны тәрбияләүгә өлеш кертәм. 

Роза Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев