Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшькә карамый

Район прокуратурасы 70 һәм 61 яшьлек якташларыбызга карата җинаять эшләре буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Суд аларны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда, ягъни административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип тапты.

70 яшьлек район кешесе – 2019нчы елның 22 августында 18 сәгать 28 минутта исерек хәлдә трактор белән идарә иткәндә, ә 61 яшьлеге 2019нчы елның 1 сентябрендә 10 сәгать 50 минутта шулай ук исерек килеш автомобиль белән идарә иткәндә туктатыла. Документларын тикшергәч, икесенең дә исрек хәлдә рульгә утырганнары өчен административ җәзага тартылган булулары ачыклана.

Ир-аталар үз гаепләрен таныдылар. Хәзер инде аларның икесе дә 3 ел дәвамында транспорт белән идарә итә алмаячак. Моннан тыш беренчесе – 300 сәгать, икенчесе 200 сәгать мәҗбүри эш башкарырга тиеш. Карарлар үз көченә керде.

Район прокуратурасы.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев