Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшелләндерү дәвам итә

Төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасының эш мәйданы тагын да киңәя. Бүген оешма хезмәткәрләре һәм вакытлыча эшкә урнашкан мәктәп укучылары Гагарин урамы киселешеннән алып, Пушкин урамының күпкатлы йортлар тирәсен үзләштерәләр. Агач борысларны ак төскә буяп, эченә балчык салып, чәчәкләр, күпъеллык куаклар, агачлар, үрмә үсемлекләр утыртканнар. Шундый корылмалар 10 урында ясалган. Гагарин урамы...

Төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасының эш мәйданы тагын да киңәя. Бүген оешма хезмәткәрләре һәм вакытлыча эшкә урнашкан мәктәп укучылары Гагарин урамы киселешеннән алып, Пушкин урамының күпкатлы йортлар тирәсен үзләштерәләр. Агач борысларны ак төскә буяп, эченә балчык салып, чәчәкләр, күпъеллык куаклар, агачлар, үрмә үсемлекләр утыртканнар. Шундый корылмалар 10 урында ясалган. Гагарин урамы 1 йорт тирәсен "Кристалл" композициясе бизиячәк. Кызганыч, оешма эшчеләренең хезмәтләрен санга сукмаучылар бар. Кайбер райондашларыбыз чәчәклекләргә этләрен йөртергә алып чыгалар, яки чәчәк атып утырган гөлләрне, яңа утыртылган куакларны тамырлары белән өзеп алып китәләр. Инде дистә еллар Мөслимебезне матурларга тырышсак та, арабызда кеше хезмәтен бәяләмәүчеләр очрап тора. Килгән кунакларга мактаныр өчен түгел, нәкъ шушы җирлектә яшәүчеләр өчен тудырылган матурлыкны җимерергә кемнеңдер һаман кулы күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев