Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь оешмада – тәҗрибәле шоферлар

5 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәтчәннәре көне. Әлеге бәйрәм 1976 елдан бирле билгеләп үтелә.

Мөслим районында авторанспорт күп тупланган оешмаларның берсе, мөгаен, “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиеседер. Оешманың төп бурычы – районның автотранспорт белән бәйле эшләрен алып бару, укучыларны база мәктәпләренә йөртү. 
Бүгенге көндә оешма карамагында 49 автотранспорт исәпләнә. Балаларны унсигез маршрут буенча мәктәпләргә “Фиат” һәм “Форд” маркалы 15 автобус йөртә. Рейска чыгар алдыннан һәм рейстан туктагач, автобусларга көн саен оешманың слесаре һәм шофер тарафыннан техник карау, дефектовка үткәрелә. 
– Автобус шоферларының үз эшләренә җаваплы карауларын күреп торабыз. Машинаның техник төзеклеге генә түгел, шоферның сәламәт булуы да мөһим. Заманасы шундый, транспортның хәрәкәте үтә күренмәле дисәм дә, хата булмас. Автобусларның барысы да ГЛОНАСС+112 спутник навигациясе системасына тоташтырылган. Видеорегистратор, спидометр күрсәткечләрен теркәп баручы тахограф та булгач, автобуслар маршруттан тайпыла алмый, – ди предприятиенең автотранспортка техник күзәтү үткәрү контролеры Рөстәм Шәймөхәммәтов.
“Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе Мөслим политехника техникумы ихатасында урнашкан. Бу көннәрдә предприятиенең техникага хезмәт күрсәтүче слесарьләре машиналарга агымдагы ремонт үткәрү белән мәшгуль.
– Юлга кузгалыр алдыннан техника да, аларга хезмәт күрсәтүче шоферлар да җитди тикшерү уза. Алкогольле эчемлекләр кулланган шоферлар рейска чыгарылмый. Андый очракларга тап булганыбыз да юк. Ни дисәң дә, кешеләр, балалар белән эшләүче оешмада исерекләр эшли алмый. Айга бер тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән үзебезнең автопаркта тикшерү дә үткәрелә. Балаларны йөртүче автобусның хәрәкәт тизлеге сәгатенә 60 километрдан артмый. Һава торышына бәйле “җайсыз” көннәрдә, әйтик, буран яисә бозлавык вакытында, автобуслар юлга чыкмый, – ди предприятие җитәкчесе Марат Кашапов.
Оешмада 16 шоферның 13е мәктәп автобусын йөртсә, өчесе шәһәрара маршрутлар буенча йөри. Авылдан йөреп укучыларны класс җитәкчеләре һәрвакыт автобуска кадәр озатып куя. 
– Укучыларны мәктәпкә алып килү һәм алып китүне оештыру бик яхшы, әлбәттә. Күпчелек ата-аналарның авылдан балаларын мәктәпкә йөртергә мөмкинлеге дә юк бит. Автобуслар күрсәтелгән расписаниедән тайпылмыйча йөри. Ләкин табигатьнең төрле көне бар бит, яңгыры, кары-бураны дигәндәй. Автобус көткәндә балалар туңа. Мәктәп янында берәр җылы будка ясалса, яхшы булыр иде. Балаларның сәламәтлеге турында кайгыртып, бу мәсьәләне дә хәл итсеннәр иде, – ди Мөслим лицееның башлангыч класслар укытучысы Әлфия Каржавкина.
Күп кенә район оешмаларының машиналары да “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе балансында тора. Аларның саны – 27. Оешма автобусларында балалар һәм оешмалар хезмәткәрләре төрле конкурс-бәйгеләргә, экскурсияләргә дә йөри. Предприятие шоферлары үз эшчәнлекләреннән тыш бу җәйдә “Кояшлы Ык” ял зонасында да хезмәт куйган.
– Мин машина йөртү таныклыгын 1970 елда алган идем. Шуннан бирле гел руль артында. Юлда йөргәч, төрле хәлләргә тап булырга туры килә. Күпчелек шәһәрара маршрутларга йөрим, озын-озак юллардан мин арып түгел, ә ял итеп кайтам. Шофер ул һөнәр түгел, диагноздыр! Юлларны яратам, – ди Валентин Афанасьев.
Валентин абыйның 50 еллык шофер стажы бар. Аны белмәгән һәм хөрмәт итмәгән кеше бармы икән?! Валентин абый – яшьләргә остаз, киңәшче дә. Машинасы юлда ватыла калганда да, ул аны санаулы вакыт эчендә төзәтеп куярга сәләтле. 
“Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе чагыштырмача яшь булса да, биредә шоферлар тәҗрибәле, үз эшләренең осталары. Башкача мөмкин дә түгел, кеше язмышлары ышанычлы кулларда булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев