Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ясат һәм курыкмыйча яшә!

Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы масштаблы вакцинацияләү бара.

Сишәмбе көнне район хакимиятенең актлар залында узган җыелышта сүз Covid-19 коронавирусына каршы чаралар, аларның үтәлеше, вакцинацияләү хакында барды. Җыелышта район активы, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, үзәк хастаханә табиблары катнашты. Җыелышны район башлыгы Рамил Муллин алып барды.

– Авыручылар саны кабат артмасын өчен күмәк иммунизация формалаштырырга кирәк. Моның өчен район халкының кимендә 60 проценты көзгә кадәр коронавируска каршы прививка ясатырга тиеш.  Әмма вакцинация темпы әлегә Татарстанда да, Мөслим районында да әкрен, – диде үз чыгышында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Данияр Якупов.

Район башлыгы чышында медицина хезмәткәрләрен тәнкыйть утына тотты. “Вакцинацияләү кирәк дип кенә бер әйбер дә эшләп булмый. Конкрет чаралар куллану зарур. Сүз – бер нәрсә, гамәлләр – икенче. Участок табибларына беркетелгән фельдшерлар вакцинацияләүгә җаваплы карамый. Халык белән аралашу, бу процедураның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату җитми”, – диде Рамил Муллин.

Бүгенге көндә районда 18 яшьтән узган?? 15392 кеше яши. Шуларның 9235е вакцинация узарга тиеш. Районга барлыгы 6030 доза вакцина кайткан, 5838 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Бу район халкының 38,9 процентын тәшкил итә. Җирлегебездә 60 яшьтән өлкән 5331 кеше исәпләнә. Шуларның 1187е генә прививка ясаткан.  Вирус-инфекция йоктыру куркынычы беренче чиратта 60 яшьтән өлкәннәргә яный. Өлкән яшьтәге кешеләрдә Covid-19 авыруы авыр формада уза. Онкология, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системасы авырулары булганнар коронавируска тизрәк бирешә.

– Мин коронавируска каршы “Эпивак Корона” (КовиВак түгелме - белеш!) вакцинасын ясаттым. Бу төр вакцина 60 яшьтән өлкән кешеләр өчен яхшырак дигән мәгълүматларга нигезләнеп, вакцинацияләнергә булдым. Тормыш иптәшем Роза да шушы вакцинаны ясатты. Вакцинадан соң икенче көнне температура  2-3 сәгатькә генә 37 градуска кадәр күтәрелеп алды. Covid-19 диагнозы белән бик авыр хәлдә хастаханәдә ятарга туры килде. 28 сентябрьдән 2 ноябрьгә кадәр башта - Мөслим районы хастаханәсендә, Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваландым. Савыгып, сигез ай үткәч, прививка ясаттым. Чөнки, кабат авырсам, исән калуыма ышанмыйм. Вакцина ясатып үлгән кешене дә белмим, – ди 76 яшьлек  Илгиз Низамов.

Шунысы бар: кайбер авыл җирлекләрендә прививкаланырга теләмәүчеләр һәм вакцинацияләнергә әзер булучыларның санын да төгәл белмиләр булып чыкты. Болай да санаулы гына булган авыл халкы белән индивидуаль эшләү мөһимлегенә басым ясалды.

– Конкрет саннар юк икән, димәк, эш тә оештырылмаган! Коронавирус яшен тизлеге белән тарала, авыручылар саны көннән-көн арта. Хәзер күпчелек өйдән чыгып йөрмәүчеләр авырый башлады. Бу хәлдән чыгу юлын табарга кирәк! “Прививкаланырга кирәк” дигән гомуми сүзләр проблемадан коткара алмый, – диде район башлыгы.

60 яшьтән өлкәнрәк кайбер пациентларга прививка ясату өчен медицина учреждениесенә бару авыр, моннан тыш, күпләр коронавирус йоктырудан курка. Шуны исәпкә алып, Мөслимдә һәм авылларда мобиль вакцинация пунктлары эшли башлады. Хәзер үзеңә уңайлы урында вакцинация ясатырга мөмкин. Вакцинациягә килгәндә үзең белән паспорт, полис, снилс булуы шарт.

– Коронавирустан прививканы Мөслим хастаханәсендә генә түгел,  кич торак йортларның ишегалларында урнашкан  мобиль пунктларда да ясатырга була, дип ишеттем дә, вакцинация ясатырга булдым. Кооператив урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында эшләгән пунктта мине табиб һәм шәфкать туташы каршы алды. Температурамны, кислород сатурациясен һәм артериаль кан басымын үлчәделәр. Аннан анкета тутырдым, – ди райондашыбыз Айгөл Бигимова.

Беренче мобиль вакциниция пункты 6 август көнне Ташлыяр авылында 14.00 сәгәтьтән эшли башлады.

– "Без, өлкән буын, поликлиникага барырга куркабыз, җаебыз да юк. Шәһәрдәге кебек башка җирдә вакцина ясату мөмкинлеге юкмы соң ул?” – дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый булгач, прививкалануның мобиль пункт ысулын кулланып карарга булдык. Ташлыяр һәм Атлас авылларында бу көнне барлыгы 8 кеше прививка ясатты. Бу чирдән котылуның башка юлы юк.  Райондашларыбыз да, шуны аңлап, прививка ясатуга каршы булмасыннар иде. Тойгелде авыл җирлеге башлыгы да халык алдында вакцина ясатты, – ди район хастаханәсенең участок табибы Рамил Морзаханов.

Алга таба да мобиль вакцинация пунктлары график нигезендә күпфатирлы йортлар ишегалдында эшләячәк. Теләгән һәр кеше, табиб тикшереп, рөхсәт биргәннән соң, прививка ясата ала. Вакцинация ясатырга теләүчеләр 2-44-40 телефонына хәбәр итә ала. Ләкин шунысы бар: вакцинацияләнү ул – сәламәтлегеңне саклау гына түгел, ә иҗтимагый бурыч та. Халыкның эшли торган төркеменә йогынты ясарга әле мөмкин, беркайда да эшләмәүчеләргә һәм пенсионерларга аңлату авыр. Прививканың  сәламәтлегебез өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату өчен авырып карау кирәктер, бәлки. Ә авыру байны-хәерчене дә, гади эшче яисә җитәкчене дә аямый.Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Вакцинация авырудан тулысынча сакламаса да, чирне җиңелрәк кичерергә ярдәм итә һәм өзлегүләрдән гарантия бирә. 

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев