Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оборона-массакүләм айлыгы бара

Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан Оборона-массакүләм айлыгы кысаларында Рус Шуган мәктәбе базасында пневматик винтовкадан ату, автоматны сүтеп җыю буенча зона һәм Советлар Союзы Герое Петр Днепров призына корал белән саф кабул итү буенча ярышлар узды.

“Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган әлеге чаралар югары патриотик дәрәҗәдә узды. Район мәктәпләре укучылары һәм кунаклар авыл тарихы, аның традицияләре белән танышты. Авылның танылган кешеләре, мәктәпне тәмамлаучылар турында мәгълүмат белделәр, Советлар Союзы Герое Петр Днепровның тормышы белән таныштылар”, – дип хәбәр итә районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Наил бәдретдинов. Ярышларда 9 команда катнашты. Ярыш призерлары шәхси зачетта ДОСААФ оешмасының Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Шундый ук чаралар Тат.Бүләр мәктәбе базасында да узды.

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев