Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкәләр булып торсын

Ярминкәдә азык-төлек киң ассортиментта тәкъдим ителде. Теләгән кешеләр сәүдә павильоннарыннан камыр ризыклары, шашлык та алып ашады.

3 ноябрь көнне район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе узды. Район башлыгы Рамил Муллин, Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән тәбрик итеп, ил-көннәребезнең имин булуын теләде. Бу көнне авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештергән продуктлар белән сату итте. Мөслимлеләр һәм кайткан кунаклар кышка азык-төлек запасы туплап калды.

– Җирлегебездә бер-бер артлы сөенечле вакыйгалар булуга инде күнегеп тә барабыз кебек. Бәйрәмнәр, төрле даталар уңаеннан әзерләнгән чаралар да бик матур уза. Элеккеге вакытлардагы кебек ярминкәләрнең Мөслимнең үзәк урамында узуы да отышлы. Күптән күрмәгән дусларны, райондашларны, таныш-белешләрне дә очратасың, кирәкле азык-төлекне дә аласың. Безнең кебек өлкәннәргә бик кирәк мондый ярминкәләр. Көне дә матур, сәүдәгәрләр дә ачык йөзле, рәхәтләнеп ял итеп, үзебезнең үзешчәннәребезнең җырларын тыңлап кайттык, – ди Мөслимдә яшәүче Фәнис Хөснетдинов.

Ярминкәгә сәүдәгәрләр читтән дә килгән иде. Алар берничә төрдәге бал, колбаса-казылыклар, киез итекләр, мамык шәлләр белән сату итте. Халык үзебезнең җитештерүчеләргә – Мәлләтамак, Түбән Табын, Метрәй, Баланлы авыл җирлекләреннән алып килгән товарларга өстенлек бирде.

– Түбән Табын авыл җирлегеннән чәк-чәк, төрлесеннән пироглар, кайнатма һәм компотлар, үлән чәйләре, тозлы казлар алып килгәннәр. Һәр ризыкка “Җәй тәме” дигән этикеткалар да ябыштырылган. Алардан шактый ризык сатып алдым. Сатучы кызларның милли киемнәрдән булуы ярминкәгә матур төсмер бирде. Метрәй егете Рүзәл Минһаҗевның төсле калайдан ясалган эшләнмәләре дә үзенчәлекле иде. Ярминкәләрдән көч-дәрт алып, күңелем булып кайтып китәм, – ди райондашыбыз Фәйрүзә Бәшәрова.

Ярминкәдә азык-төлек киң ассортиментта тәкъдим ителде. Теләгән кешеләр сәүдә павильоннарыннан камыр ризыклары, шашлык та алып ашады.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев