Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкә гөрләде (+ФОТОЛАР)

Ярминкәгә килгән райондашларыбыз ярминкәнең бай булуыннан, товарларның төрлелегеннән соклануларын белдерделәр.

 Бүген Мөслим үзәгенең Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты алдындагы мәйданда бәйрәм ярминкәсе үтте. Ярминкәдә “Август-Мөслим”, “туган як” агрофирмалары үз продукцияләре белән сату иттеләр. Шулай ук, “Чайка” фермер хуҗалыгы йомырка, “Шигапов” гаилә фермасы, шәхси эшмәкәр “Ибраһимова” - ит, “Хамадишин” һәм “Бәширов” фермер хуҗалыклары кош ите, “Габидуллина” гаилә фермасы сөт ризыклары  белән сату иттеләр. Шулай ук, бал һәм башка продукцияләр дә сатучылар булды. Кием-салым, төрле бүләкләр, икмәк-булка эшләнмәләре, җимешләр сатучы эшмәкәрләр дә дистәдән артык җыелган иде. Ярминкәгә килгән райондашларыбыз ярминкәнең бай булуыннан, товарларның төрлелегеннән соклануларын белдерделәр. Авыл мәдәният йортларыннан килгән Кыш бабай һәм Кар кызлары җырлап-биеп ярминкәгә җыелучыларның күңелләрен ачтылар. Райондашларыбыз үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның җыр-моңнарын да бик яратып тыңладылар.

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев