Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәмләшеп яшәү кирәк

Мөслимдә Лидия белән Ясир Гыйльфановларны хезмәт белән көн күрүче үрнәк гаилә буларак беләләр.

Түбән Табын авылында өченче төпчек бала булып туган Ясиргә иркәләнеп үсәргә язмаган Ходай. 9 яшендә – әнисез, 11 яшендә әтисез калган сабый үзеннән ике яшькә өлкән Сәгыйрь абыйсы белән берничә ел җимерек ферма өендә яшиләр. Анда яшәмәсләр иде, үч иткәндәй өйләре җимерелеп төшә. 16 яше тулгач, Ясир белән абыйсы күпмедер вакыт Мәмдүхә апасы белән Гариф җизнәсе гаиләсендә дә яшәп алалар. 
– Апа белән җизнәй безне бервакытта да какмады. Бүгенгедәй истә, җизни: “Сәгыйрь белән Ясир ашадылармы?” – дип, гел безнең хакта кайгырта иде. Балачагыбыз бик авыр булды. Ферма өендә торганда, ачтан үлмәс өчен, абыем белән икәүләп, кешеләрнең бәрәңге бакчаларын казып, анда бәрәңге утыртып, көзен аны алып  тамак туйдыра идек, – дип искә ала Ясир абый.
1951 елда Ясир армия сафларына алына. Кечкенәдән бик тырыш, эшчән булган егет хәрби хезмәттә дә сынатмый. Ул вакытта Мактау грамоталары бирү булмаса да, командирлары гел мактап, үсендереп торалар егетне. Үксезлек, юклык, тырыш хезмәт белән чыныккан егет бервакытта да тик тормый. Хәрби хезмәттән соң, урман кисеп, берешәрләп бүрәнә ташып, үз тырышлыгы белән йорт җиткереп керә.
– Ясир абый безгә җизни генә түгел, апабыздан да кадерле кеше ул. Аның кебек туган хакын хаклап яшәүчеләр бик сирәк. Шундый туганыбыз булу – иң зур бәхет. Элек өй салу өчен агач табу бик авыр иде. Бүген иркен яшибез. Ясир җизни өч ел дәвамында җиткерде өен. Хәзер дә  апабыз Лидия белән шул йортта гомер кичерәләр. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә аларның өйләреннән кеше өзелми. Кунакчыл, олы җанлы гаиләгә һәркем тартыла шул, – ди Маргарита Идиятуллина.
Яңа Усы авылында буровойда эшләгәндә керәшен кызы Лидиягә гашыйк була егет. Аларның бергә гомер итүләренә дә алты дистәдән артып киткән!
– Без яшь чакта егетләр күп иде. Ясирне инде онытып бетердем дигәндә генә, кабаттан пәйда булды. Ул чорда авыл саен буровой иде бит. Әмәкәйдә эшләп кайткач, ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Сеңлесе Роза белән бергә укыгач, Ясирнең бик тәртипле, инсафлы егет икәнен белә идем. Гармунда уйнавына да гашыйк булганмындыр. Өздереп уйнавы йөрәкләрдә мәхәббәт уты кабызгандыр. Шуның өстенә матур итеп җырлый да иде! – дип, яшьлек елларын кабат күз алдыннан кичерә Лидия апа.
Эш язганга эш язган диләрме әле?! Ясир абый гомер буе авыр хезмәт башкара. Башта буровойда эшли, аннары трактор-комбайннарны иярли. Уңган механизаторның исеме Мактау тактасыннан төшми диярлек. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Илшат гаиләсе белән Мәскәүдә яши, төпчекләре Альберт гаиләсе белән төп йортта – әти-әнисе янында гомер кичерә.
– Бианай белән биатай янында яшәүче яшьләр бик сирәк хәзер. Киленебез Лилия үз кызыбыз кебек. Шулай булмаса, 25 ел бергә яшәп булыр идемени?! Яшьләргә бүген сабырлык җитеп бетми. Югыйсә, сабырлык бәхеткә беренче баскыч булып тора. Без гомер буе Ясир белән бер-беребезгә юл куеп яшәдек. Ихтирам-хөрмәттән башлана гаилә җебе. Ясиргә кияүгә чыгасымны белгәч, ул вакытта колхоз рәисе булып эшләгән Александр абыем: “Минем буровойда эшләүче егеткә бирә торган сеңлем юк!” – дип җавап биргән иде. Ләкин без аңа карап тормадык. Соңыннан абыем: “Сеңлемнең бәхете булды! Әле дә араларына кермәгәнмен”, – дип сөенеп йөрде, – ди Лидия апа.
90 яшьтә димәссең Ясир абыйны! Кулыннан гармун төшмәгән, тырыш хезмәт белән көн иткән, балалар бәхетенә куанып гомер кичергән бәндәсенә Ходай күңел җорлыгын жәлләмәгән. Туганнары, хезмәттәшләре генә түгел, күршеләре дә ярата, хөрмәт итә аны.
– Туганлык җепләрен өзмичә, аралашып, ярдәмләшеп яшәү кирәк, – ди Ясир абый.

Лилия Шәймиева.

Фото – гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев