Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәм кулы сузарга ашыгучылар күп

Шөкер, әйләнә-тирәбездә игелекле җаннар, авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм кулы сузарга ашыгучылар күп. Андыйлар кешенең ярдәм соравын да көтеп тормыйлар, игелек кылулары белән шапырынып та йөрмиләр. Дин кардәшләребез бигрәк тә.

Мин үзем икенче төркем инвалид. Аллаһы Раббымның барлыгына, берлегенә инанып, Коръән кушканча гамәл-гыйбадәт кылырга тырышам. Мәчеткә намаз укырга йөрдем, азан да әйтә идем. Соңгы вакытта, аягым шешеп, Аллаһ йортына йөри алмый башладым. Дин кардәшләрем җыелып сөйләшкәннәр дә миңа “Ока” машинасы алганнар. Мин хастаханәдән кайтуга ихатабызга китереп тә куйганнар. 
Сөенечемнең чиге булмады. Аллаһы Раббым мине шатландырган дин кардәшләремнең игелеген үзләренә меңе белән арттырып кайтарса иде. Эшләре һәм бизнеслары гел уң булсын, гаиләләренә бәрәкәт, барчасына сәламәтлек телим. Әлхәмдүлилләһ, бүләк машина белән мәчеткә йөрим, сөенә-сөенә намазларымны укыйм, игелекле авылдашларымны да догамнан калдырмыйм.

Тавис Сәетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев