Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Yardam.ru порталы «Көмеш укчы» премиясе лауреаты булды

Хәзерге вакытта Yardam.ru сайты ярдәмендә 500 цифрлы сервис һәм хезмәттән файдаланырга мөмкин.

Yardam.ru порталы X «Көмеш укчы» - Идел буе Иҗтимагый элемтәләрне үстерү өлкәсендә төбәк премиясе лауреаты булды. Ул «Дәүләт һәм иҗтимагый программаларны алга этәрү» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, интернет-ресурс республика ведомствосы, Казанның ИТ-паркы һәм «Яхшы тарих» контент-бюросы белгечләре белән берлектә булдырылган.

Портал 2020 елның 30 мартында ачылды. Бу вакытта Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән үзизоляция режимы гамәлгә ашырыла башлады.

Хәзерге вакытта Yardam.ru сайты ярдәмендә 500 цифрлы сервис һәм хезмәттән файдаланырга мөмкин.

Алар тормыштагы хәлләр һәм ихтыяҗ төрләре буенча төркемнәргә бүленгән. Боларга әзер ризык, азык-төлек продуктлары һәм даруларны өйгә китерү, психологик ярдәм күрсәтү, федераль һәм республика кайнар элемтәсе, белем бирү ресурслары, өйдән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек итү өчен сервислар керә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев