Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярату булган җирдә...

Әмәкәй авылында яшәүче Ләйсән һәм Таһир Фәрраховлар гаиләсе уңганнардан санала. Шулай булмыйча! Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Кул эшләре белән шөгыльләнәләр, актив тормыш рәвеше алып баралар.

Ләйсән  тегү - чигү , бәйләү белән кечкенәдән үк шөгыльләнә. 12 яшендә инде ул әнисенең бертуганына мендәр тышлыклары чигеп бирә. Кул эшләренә хирыслык аңа әнисе Светланадан күчкән.

– Авылда һәркем тулы канлы тормыш белән яши инде ул. Башкача мөмкин дә түгел. Дөнья алып бару өчен мал-туары да, бакчасы да кирәк. Кул эшләре белән кичләрен шөгыльләнәм. Дус кызларга, туганнарга бәйләп биргән башмакларның исәбе юк. Әнием оста чигүче иде, аның күз явын алырлык чигү үрнәкләре бүгенгедәй күз алдымда тора. Кызым Гөлназ да бәйләргә ярата, – ди Ләйсән.

Төрлесеннән күпләп малтуар һәм кош-корт асрап кына калмый Фәрраховлар. Кайберәүләр бакчаларындагы санаулы сутыйларда бәрәңге үстерергә авырыксынып торганда, алар авылдагы буш бакчаларга да әллә ниләр утыртканнар. Бакчабакча чөгендер, бәрәңге, кабак, суган үстергәннәр. Колхоз басуы кадәр дүрт бакча бит ул!

Бу гаиләнең матурлык яратуы әллә каян күренеп тора. Бизәкләп-челтәрләп эшләнгән койма артында бергәләп салган йортлары балкып утыра. Утыз елга якын шушы нигездә бәхетле гомер кичерә алар.

 – Каенанама рәхмәт. Ул безгә өйләнешү белән: “Үз почмагыгыз булсын! Өй салып чыгыгыз!” – дип әйтә иде. Ул бик дөрес киңәш биргән безгә! Таләпчәнлеге, төгәллеге, эшне җиренә җиткереп башкаруы белән дә үрнәк ул. Аралашып, дус-тату булып яшибез, дөньябыз түгәрәк, – ди Ләйсән, каенанасы белән горурланып. Ихаталары чәчәккә күмелгән. Өйнең тышкы диварларына да кәрҗин-кәрҗин гөлләр эленгән. Матурлык яратучы хуҗабикә өй эчен чигүле картиналар, бәйләнгән чәчәкләр белән бизәгән.

Бәйләм әйберләре дә бик күп. Кышкылыкка әзерләгән кайнатма-компотлары, башка төр “заготовкалары” да хисапсыз. – Барысына да җитешү, тәртиптә тоту, балалар, оныклар белән әвәрә килү өчен бу җирдә яратып һәм яратылып яшәү кирәк, – ди райондашыбыз. Хак сүзләр: ярату булганда яшәве дә рәхәт!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев