Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яраткан хезмәтендә

Район үзәк поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләүче Романова Вероника Вениамин кызын белмәгән кеше юктыр.

Йомшак телле, ачык йөзле, елмаеп кына торучы шәфкать иясе авырулар белән һәрчак яхшы мөгамәләдә. Шуңа да аны коллектив членнары да, авырулар да үз итә. Вероника Яңа Усы авылында туыпүсә. Кечкенә чагында ук курчакларына уколлар, перевязкалар ясап уйный торган була. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Диплом алгач, Вероника район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый. 32 ел инде гел бер урында – процедура кабинетында тырышып һәм яратып хезмәт куя. Аның ягымлы товышы, киңәшләре дә авыруларны җиңүдә ярдәм итәдер. Вероника һәм Валентин Романовлар гаиләсенә 2019 ел шатлыклар алып килде. 30 август – Республика көнендә район үзәгендәге “Хезмәткә – дан” аллеясына Валентинның да фотосурәте куелды. Алдынгы механизатор вакыт белән дә, көн белән дә хисаплашмыйча эшли. Кыш көне капка төбенә кар өеп китәсең, дип ачуланучыларга да тупас дәшми. Кешелекле, миһербанлы ул. Гаиләләрендә ике ул үстерделәр. Икенче шатлыклары – төпчек уллары, урта мәктәпне тәмамлап, Яр Чаллы шәһәренең политехника институтына укырга керде. “Студент булуына бик сөендек, исән-сау укып чыксын”, – дип, сөенече белән уртаклаша Вероника. Дөнья булгач, төрле чаклар була, тырышабыз инде, диләр гаилә членнары. Яңа йорт җиткерәләр. Бу эшне уңган, тырыш кешеләр генә башкара аладыр. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Эшләрегез уң, тормышыгыз мул, бәрәкәтле булсын.

Флүрә ДӘҮЛӘТШИНА. Мөслим.

Фото – хастаханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев