Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллының “аяклы энциклопедиясе”

Алис Мәүлиев Яңа Сәет авылында ишле гаиләдә туа. Гаиләдә – 7 бала. Әтисе Асылгәрәй – балачактан инвалид, тездән бер аягы юк. Яшәүләре җиңел булмагандыр. Балалар хезмәтнең тәмен, икмәкнең кадерен кечкенәдән үк аңлап үсәләр.

12-13 яшендә Алис такта арба җигелгән ат белән басудан икмәк ташый. 15 яшьтә сыер көтәргә алына. Буе бәләкәй булу сәбәпле, сыерлар таптарлар дип, малайны сарык көтүенә күчерәләр. Яшьтән хезмәткә җигелгән Алис белемгә омтыла. Ләкин урта мәктәптә укыган өчен елына 150 сум акча түләргә кирәк! Гаиләдә андый акча каян булсын?! Урта мәктәпне армиядә тәмамлый ул. Киевта өч ел сапер булып хезмәт итә. Көндәлек хезмәттән соң төнге унбергә кадәр кичке мәктәптә укый.
Хәрби хезмәттән соң Алис Мәүлиев, җиң сызганып, җиде авылны берләштергән “Урожай” колхозында комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Бөгелмә индустриаль-педагогия техникумын, Алабуга педагогия институтының техник факультетын тәмамлый.
1972 елдан Алис Асылгәрәй улының тормышы Яр Чаллы шәһәре белән бәйле. Өч ел техник училищеда укыткач, Татарстан Министрлар советының Яр Чаллыдагы хезмәт ресурслары уполномоченные итеп билгеләнә. Ул җитәкләгән идарә берничә тапкыр исемен алыштыра, эш юнәлешен үзгәртә. 1981 елдан идарә хезмәт һәм социаль мәсьәләләрне хәл итсә, соңрак халыкны социаль яклау дигән изге эшкә керешә. Алис Мәүлиев – Яр Чаллы шәһәренең халыкны социаль яклау эшенә нигез салган кеше, Яр Чаллы социаль яклау идарәсенең беренче җитәкчесе.
Халык өстенә ишелеп төшкән михнәтләр, хезмәт урыннары кыскару, эшсезлек, төрле төбәкләрдә кан коелу, качаклар кайта башлавы – хәлләр кискенләшә башлаганчы ярдәмгә мохтаҗ катлауларны барлау башлана, 1990-95 елларга халыкны социаль яклау программасы төзелә. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, Әфган афәтен кичүчеләр, чернобльчеләр, күпбалалы гаиләләр, инвалидлар – барысы да ярдәмгә мохтаҗ бит! Шул елларда Алис Мәүлиев җитәкчелегендә күп структур подразделениеләр ачыла: сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен пансионат, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, инвалидларны тернәкләндерү үзәге һ.б. Шәһәр социаль яклау идарәсе җитәкчесенең эше гаять киңкырлы һәм тынгысыз. Һәр гозерне тыңларга, уйларга, хәл итәргә кирәк. Ярдәм тиешле кешесенә барып җитәргә тиеш.
Үзенә дә, хезмәттәшләренә дә таләпчән, гадел җитәкчене эшендә бик хөрмәт итәләр. Яр Чаллы шәһәр башкарма комитетында аны “аяклы энциклопедия” дип йөртәләр. Нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итмиләр аңа?!
1996 елда Чечен республикасында сугыш барганда Алис Асылгәрәй улын гуманитар колонна башлыгы итеп Чечняга җибәрәләр. Йорт-җирсез калган гаиләләр, улларын җирләгән әниләр, әти-әниләрен югалткан ятимнәр, кул-аяксыз калган гарипләр – коточкыч күренеш! Барысы да түземсезлек белән ярдәм көтәләр. Ун КамАЗдан торган автоколонна алып килгән йөкне (азык-төлек, тормыш кирәк-яраклары, кием-салым) качакларга, ятим балаларга, сугышта туйдыручысын югалтканнарга һәм Грозный шәһәрендәге балалар йортына тапшыралар. Ике атна дигәндә Чечняга барган состав исән-сау Яр Чаллыга кайтып керә.
Инде күпме сулар аккан, купме еллар тарихка күчкән. 80 яшен тутырганда Алис Асылгәрәй улы ныклы нигездә Яр Чаллы халкына социаль яклауны оештырырга алынуы белән горурлана ала. Әлеге фидакарь хезмәте өчен ул Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына да лаек булды.
Фәнүзә Мәүлиева.
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев