Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллыда татарча фильм төшерәләр

Әсәрдә вакыйгалар татар авылына практикага килгән студентларның хәзинә эзләве турында бара, дип яза Татар-информ. Маҗара жанрындагы татар телендә тулыметражлы фильмны Чаллы энтузиастлары төркеме төшерә. Бу хакта «Татар-информ»га фильмның режиссеры Рамил Таҗиев сөйләде. Проектны башлап йөрүчеләр һәм актив катнашучылар булып өч кеше - продюсер һәм сценарист Фәнис Фәрхиев, композитор һәм тавыш...

Әсәрдә вакыйгалар татар авылына практикага килгән студентларның хәзинә эзләве турында бара, дип яза Татар-информ.

Маҗара жанрындагы татар телендә тулыметражлы фильмны Чаллы энтузиастлары төркеме төшерә. Бу хакта «Татар-информ»га фильмның режиссеры Рамил Таҗиев сөйләде.

Проектны башлап йөрүчеләр һәм актив катнашучылар булып өч кеше - продюсер һәм сценарист Фәнис Фәрхиев, композитор һәм тавыш режиссеры Марат Валиев, режиссер Рамил Таҗиев тора.

«Башта җитди татар драмасы кую теләге булды. Әмма аннан соң җиңелрәк әсәр белән эшләргә кирәк дип уйладык. Сценарие маҗара жанрында килеп чыкты. Әсәрдә татар авылына практикага килгән студентлар хәзинә эзләү белән мәшгуль. Алар аны табачак. Әмма нинди хәзинә икәне сер булып калсын», - дип сөйләде Таҗиев.

Артистлар сайлау буенча кастинг узган. Нәтиҗәдә, 25 кеше сайланган, күпчелек рольләр Чаллы Татар драма театры артистларына бирелгән. Барлык төшерү төркеме әлеге эшне бушка башкара. Төшерү Тукай районының Биклән авылында бара.

Сүз уңаеннан, булачак фильмның исеме үзенчәлекле - «Күкәйле гөл» дип атала. «Хәзинә эзләүче студентлар Интернеттан башка яши алмый, «О'кей, гугл» сүзе һәрчак алар телендә. Фильмның исеме дә шуның белән бәйле», - дип аңлата режиссер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев