Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллы поликлиникасы бинасыннан 200 кеше эвакуацияләнгән

Чаллының 3нче поликлиникасы архивында янгын сүндерелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген 9.54 сәгатьтә бердәм 112 экстрен хезмәтенә янгын турында хәбәр алынган. Ачыкланганча, 1нче комплекста 3нче поликлиника архивы янган.

Нәтиҗәдә, поликлиника бинасыннан 200 кеше эвакуацияләнгән. 10 квадрат метрда булган янгын 10.24 сәгатьтә сүндерелгән.

Хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләр поликлиниканың башка биналарын тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев