Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллы автостанциясендә микроавтобус янган

Янгын сүндерүчеләр аның янәшәсендә торган "Нефаз" автобусын коткарып калган, дип яза "Татар-информ". Яр Чаллының Сидоровка бистәсендәге автобус станциясендә 15нче номерлы Федераль янгынга каршы хезмәт һәм 72нче номерлы янгын сүндерү-коткару төркеме хезмәткәрләре уттан "Нефаз" автобусын коткарып кала. Ә "Форд Транзит" микроавтобусын тулысынча янып бетә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш...

Янгын сүндерүчеләр аның янәшәсендә торган "Нефаз" автобусын коткарып калган, дип яза "Татар-информ". Яр Чаллының Сидоровка бистәсендәге автобус станциясендә 15нче номерлы Федераль янгынга каршы хезмәт һәм 72нче номерлы янгын сүндерү-коткару төркеме хезмәткәрләре уттан "Нефаз" автобусын коткарып кала. Ә "Форд Транзит" микроавтобусын тулысынча янып бетә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәтендә. Бу вакыйга турындагы мәгълүмат Яр Чаллыдагы һәм Тукай районындагы 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына кичә 23.39 сәгатьтә килә. Коткаручылар ут чыккан урынга 3 минуттан килеп җитә. Алар ут капкан микроавтобусны күрә, аннан ялкын телләре "Нефаз" автобусына күчә ала. 4 минуттан ут тулысынча сүндерелә. Янгын нәтиҗәсендә "Форд Транзит" микроавтобусы тулысынча янып бетә. Югары температурадан "НефАЗ" автобусының пассажирлар утыра торган арткы өлеше зыян күрә (0,5 квадрат метрда). Янгын чыгуның беренчел сәбәбе: җайланмалары кую һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, транспорт чараның төзек булмавы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев