Янгыннардан сакланыйк!
Татарстан Республикасы буенча биологик ресурслар дәүләт комитеты махсус сакланучы табигый территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга чакыра.
Әлеге территорияләрдә табигый үсемлекләрне яндыру, махсус урыннардан тыш (сакланучы территорияләрдә мондый урыннар каралган булса), учак тергезү тыела. Режимны бозучыларга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.39 маддәсе нигезендә административ штраф каралган: гражданнарга – 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, юридик затларга – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.
Урманда янгын чыккан очракта 01, 112 телефоннары аша бердәм оператив хезмәтләргә хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев