Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янаган өчен

Район прокуратурасы 42 яшьлек Мөслим районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 119 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Ул үтерү белән яисә сәламәтлеккә зур зыян китерү белән янаган. 
Суд билгеләгәнчә, әлеге зат аңлы рәвештә эшләнгән җинаять өчен элек тә хөкем ителгән булган. Ул 2019нчы елның 1 февралендә 20.00 сәгатьләр тирәсендә зыян күрүчене кыйнаган вакытта үтерү белән янаган. Зыян күрүче янауны реаль кабул итә һәм аның тормышка ашуыннан курка. 
Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аңа 3 ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә 11 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде һәм, хөкем үз көченә кергәч, ике ай дәвамында эшкә урнашу, шартлы рәвештә хөкем ителүчене контрольдә тотучы махсус дәүләт органына хәбәр итмичә, яшәү яки тору, эш урыннарын алыштырмау, айга ике тапкыр шул органда теркәлү үтү кебек бурычлар йөкләде. 
Суд карары законлы көченә кермәде. 
Район прокуратурасы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев