Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялгышырга хакың юк!

Юллар, юллар... Кая гына алып бармый алар! Телләре булса, әллә ниләр сөйләрләр иде...

“Татарстанда 2020 елда юл эшләре программасын башкару” һәм “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектларын гамәлгә ашыруга багышланган брифинг узды. Аны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы мини­стры Ленар Сафин алып барды.

Юллар төзү зур чыгымнар сорый

– Татарстанда милли проектка караган барлык объектларда (аларның гомуми саны – 84) узачак төзү-монтаж эшләренә дәүләт контракты төзелде. 31 объектта юл эшләре бара инде, – диде министр.

Министр билгеләп үткәнчә, быел барлы­гы 5,045 млрд сумлык эш башкару планлаш­тырыла, аның 2,602 млрд сумы – федераль бюджеттан, 2,443 млрд сумы – республика казнасыннан.

Безнең җирлеккә килгәндә, “Гомуми кул­ланыштагы юлларда юл эшләре программа­сы” кысаларында “Волга” М7 автомобиль трассасының” Иске Айман-Октябрь юлын­да реконструкция эшләре уздырылачак. Юл эшләре өчен 6 млн сумнан артык средство каралган. Актаныш-Мөслим юлында бер километр озынлыкта – 34 млн сумга якын, Мөслим-Саклаубаш юлында 30 млн сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Үрәзмәт авылы янында төзелүче сөт комплек­сына илтүче юлда 8 млн сумнан артык сумма­га ремонт эшләре көтелә. Мөслим-Иске Сәет юлында бер километрдан артык юл аралы­гында шулай юк өр-яңа асфальт түшәләчәк. Юллар һәм күперләрне карап тоту өчен 74 млн сумга якын акча бүлеп биреләчәк.

Иминлек юллар торышына да бәйле

Быел җирлегебездә 5 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 4 кеше тән җәрәхәте алган, өч кеше вафат булган. Бу хакта комис­сия утырышында районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов хәбәр итте. Узган елның шушы чорында бер генә авария булып, бер кеше тән җәрәхәте алган, үлүчеләр булмаган.

– Ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 1293 административ беркетмә төзелде. Аларның 22се – исерек килеш транс­порт белән идарә иткән өчен, 23е – маши­на белән каршы як полосага чыккан өчен. 23 райондашыбыз машина йөртү таны­клыгыннан башка транспорт белән идарә иткән, 206 (!) шофер куркынычсызлык ка­ешын эләктермәгән булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 8 җәяүле дә җавапка тартылды, – ди Айнур Хәйретдинов.

Комиссия утырышында катнашкан рай­он прокуроры урынбасары Рамил Мөхсинов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин да юллардагы иминлек буен­ча фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Проку­рор урынбасары билгеләп үткәнчә, районы­бызда исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләр аз түгел. “Иң борчыганы – алар ара­сында җитәкчеләр дә бар! Берәү дә “Җәзасыз калам” дип уйламасын иде!” – диде Рамил Мөхсинов.

– Юлларны ремонтлаганда алынган ясалма калкулыкларны кабат кую кирәк. “Очып” килгән машина хуҗасы, алда кал­кулык барлыгын күреп, тизлекне кимет­ми калмый. Юлга бала-чага да йөгереп чы­гарга мөмкин, кайчак өлкәннәр дә машина килгәнен абайламый кала. Ремонттан соң юлларны кабул итеп алганда комиссия со­ставына ДАИ хезмәткәрләрен дә кертүне со­рар идем. Яңа микрорайонда күп урыннар­да яңа юл билгеләре, ясалма калкулыклар кирәк. Бүгенге көндә биш данә ясалма кал­кулык кайтты. Мөслимнең Гагарин, Татар­стан урамнарына да кирәк алар. Тротуар­дан төшкәч, юлны чыгу өчен разметкалар да күренеп торырлык булырга тиеш, – диде ДАИ җитәкчесе.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин ДАИ хезмәткәрләренә төнге по­стларны тагын да көчәйтергә, ял көннәрендә активлыкны аеруча арттырырга, юлдагы имгәнүләрне һәм һәлакәтләрне киметү мак­сатында төрле операцияләр үткәрүне дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

Кәеф-сафа кылып йөрүче яшьләр дә юл­ларда киеренкелекне арттыра. Күңел ачып йөргән, алны-артны уйламаган егет-кыз­лар күп очракта фаҗигале төстә якты дөнья белән хушлаша. Юлга чыккансың икән, ял­гышырга хакың юк!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев