Ялгышларга урын булмасын!
Ел башыннан җирлегебездә алты юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда өч кеше үлгән, җиде кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Юл йөрү кагыйдәләре төгәл үтәлми. Җирлегебездә бер-бер артлы булган аварияләр шуны раслый.
18 июнь көнне Иске Карамалы авыл җирлегендә юл-транспорт һәлакәте булды. Пассажир үлеме белән тәмамланган авариянең сәбәпләре ачыклана, шоферга карата җинаять эше кузгатылган. Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында сүз юл- транспорт фаҗигаләрен кисәтү турында барды.
– Кичке тугыз тулганда Иске Карамалы белән Яңа Карамалы авыллары арасында “Хундай-Солярис” машинасы, тизлеген арттырып, юл читенә төшеп тәгәри. Җиңел машина дүрт тапкыр әйләнә. Нәтиҗәдә пассажир – 72 яшьлек ир-ат авария урынында вафат була. Машина йөртүче 49 яшьлек хатын-кызның умыртка баганасы сынган. Ул авыр тән җәрәхәтләре белән Яр Чаллы хастаханәсенә озатыла. Һәлакәткә юлыгучылар – әтиле-кызлы, Башкортостан Республикасының Туймазы районы кешеләре. Авариянең сәбәпчесе буларак, 1973 елгы хатын- кызга карата җинаять эше кузгатылды, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
ДАИ хезмәткәрләре биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, авариядә һәлак булган ир-ат биш-алты ел элек туган авылы Яңа Карамалыга кайтып яши башлаган. Юл-транспорт һәлакәте булган көнне мәрхүмнең кызы әтисе янына кунакка кайткан.
– Борылышта шофер машина белән идарәне югалта. Автомобиль, юлдан төшкәч, тагын 60 метр чамасы бара. Нәтиҗәдә юл билгесе куелган калкулыкка килеп бәрелә, көчле бәрелүдән “иминлек мендәрләре” ачыла һәм шофер аңын югалта. Шофер иминлек каешларын эләктергән булган. Пассажир да иминлек каешын эләктергән булса, бәлки, исән калыр иде, – ди ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.
11 июнь көнне районда тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Әлмәт шәһәреннән авыл сабантуена кайткан өченче сыйныф укучысы өчен бу бәйрәм соңгысы була. Мөслим – Иске Сәет юлында “Фольксваген” автомобиле төп юлдан баручы “КИА”га юл бирмәү нәтиҗәсендә җиңел машиналар бәрелешә. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә 9 яшьлек кызның гомере өзелә. Баланың әнисе – 43 яшьлек хатын-кыз тән җәрәхәтләреннән аңына килә алмыйча, Яр Чаллы хастаханәсендә җан бирә.
– Авариядә могҗиза белән исән калган 45 яшьлек ир-ат кызын һәм тормыш иптәшен югалтты. “КИА” машинасын йөртүче һәм “Фольксваген”дагы дүрт кеше төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Авария булган көнне “Фольксваген” шоферының туганнары белән Тат.Бүләр Сабантуеннан Октябрь Сабантуена баруы булган. Бүгенге көндә “Фольксваген” шоферы – 56 яшьлек Яр Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган, – ди Айнур Хәйретдинов.
Утырышта авыл җирлекләре башлыкларына халыкка аңлату эшләре алып бару кирәклеге искәртелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов билгеләп үткәнчә, кайбер җирлек башлыклары авылдагы вакыйгалардан хәбәрдар түгел. Авыл эчендә мопед, мотоцикл белән йөрүче яшүсмерләргә дә игътибар итүче юк.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина укучыларның җәйге ялы хәвеф-хәтәрсез узсын өчен әти- әниләрнең балаларына игътибарлы булуы кирәклеген искәртте.
– Күп әти-әниләр балаларының вакытны ничек үткәрүен белми. Тугызынчы сыйныф укучысы белән булган вакыйга күпләргә сабак булырга тиеш иде. Яше җитмәгән һәм скутер, мопед, мотоцикллар белән идарә итәргә хокукы булмаган егет-кызлар әлеге төр транспортта хәрәкәт итүен дәвам итә. Шушы көннәрдә питбайкта йөргән ике яшүсмернең әнисенә кисәтү ясалды. Ә алар “без балаларыбызга бу транспортта йөрергә рөхсәт итәбез, питбайк ул – спорт инвентаре генә” дип җавап кайтарды. Бу – әти- әнинең баласының сәламәтлегенә битарафлыгы, – ди Лилия Хәбибуллина.
Питбайк – спорт инвентаре. Тик гомуми файдаланудагы юлларда питбайкта йөрергә ярамый. Басу-кырда йөрергә рөхсәт ителә дип аңласак та, бу транспортны басуга кадәр алып барырга кирәк бит әле! Белгечләр питбайкта белер-белмәс йөрү яшүсмерләр өчен куркыныч тудыра, ди.
Районның ДОСААФ җитәкчесе Айдар Шәймөхәмәтов “М” категориясенә укырга теләк белдерүче яшүсмерләрнең булмавын билгеләп үтте. Мотоциклда 18 яше тулган һәм шушы төр транспорт белән идарә итәргә хокукы булганнар гына йөри ала! 18 яше тулып та, мотоцикл белән идарә итү хокукы булмыйча, әлеге транспортка утыручыларга 5 мең-15 мең сум штраф яный. Бала өчен штрафны әти-әни түли. Моңа өстәп, транспортны балигъ булмаган үсмергә биргән өчен тагын 30 мең сум штраф каралган.
– Скутер һәм мопедларда йөрү өчен “М” категориясе булу кирәк. Мөслим урамнарында мопедта йөрүчеләр әз түгел. Мопедта йөрүчеләрнең бик азы гына “М” категориясенә ия. Бу төр транспортка юл кагыйдәләрен белгән килеш утыру да таманга туры килә, – ди Айдар Шәймөхәмәтов.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев