Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Җәяүле кичүе" профилактик операциясе старт алды

13 ноябрьдән республикада "Җәяүле кичүе" исемле профилактик операция старт алды. Ул 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. "Республика юл иминлеге идарәсе тарафыннан үткәрелүче әлеге чара юл кичүләрендә булган кимчелекләрне ачыклау, җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләрне кисәтү максатыннан оештырылды", - дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Ун көнлек кысаларында җәяүлеләргә җәяүле кичүләрендә юл бирмәгән шоферлар, юлны тиеш булмаган урыннан чыгу очраклары аерым игътибар астына алыначак. Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары күп очракта тәүлекнең караңгы вакытына туры килгәнлектән, җәяүлеләр тарафыннан махсус яктырткыч элементлар куллану да катгый контрольдә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев