Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яктырткычлар бала гомерен саклый

Республика күләмендә “Көзге каникуллар” профилактик акциясе старт алды. Аның кысаларында Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә “Күренеп тор!” чарасы узды.

Республика күләмендә “Көзге каникуллар” профилактик акциясе старт алды. Аның кысаларында Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә “Күренеп тор!” чарасы узды. Мәктәп укучыларының тематик флешмобы белән башланып киткән чарада кызыклы уеннар да, үзенчәлекле сынаулар да шактый булды.

– Акциянең максаты – җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Җәяүлеләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күренеп торырга тиеш. Шуңа чараның исеме дә –“Засветись-Күренеп тор!” дип атала. Кечкенә җәяүлеләрне яктырак булырга өнди, – ди “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Сер түгел, күп кенә балалар һәм укучылар юл йөрү кагыйдәләре белән таныш түгел. Юлда бәлагә тарымас өчен алар юл билгеләре турында хәбәрдар булырга тиеш. Җирлегебездә бу максаттан төрле акцияләр уза, “Көзге каникуллар-2018” опреациясе кысаларында планлаштырылган чаралар комплексы нигезендә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә чыгышлар ясады. Каникуллар чорында да балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүләре катгый контрольгә алыначак. Шоферлар бу чорда аеруча игътибарлы булырга тиеш. Тиешсез урында юл аркылы чыккан балалар гаепле булсалар да, җавапны шоферлар тотачак бит!

– Республика күләмендә яшь җәяүлеләр катнашында булган аварияләрнең артуы күзәтелә. Җирлегебездә андый фаҗигаләр теркәлмәсә дә, уяулыкны югалтмыйк, сак һәм игътибарлы булыйк! Әти-әниләр, балаларының иминлеген кайгыртып, киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар беркетсен иде. Ул значок та, наклейка да, беләкккә тагылучы браслет формасында да булырга мөмкин. Баланың курткасына яисә мәктәп сумкасына беркетелгән бу элементлар каршыга килүче машинага әллә каян күренеп торачак. Бигрәк тә эңгер-меңгер һәм караңгы вакытта юлда йөргән балаларда яктылык кайтаргычлар мәҗбүри куелырга тиеш. Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре булмасын, – ди Мөслим районы буенча ЮХИДИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Чарада укучылар класс җитәкчеләре Гөлшан Мәүлиева белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тоттылар, урамда яктылык кайтаручы элементлар, юл йөрү кагыйдәләре турындагы белешмәлекләр тараттылар. ЮХИДИнең өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов укучыларны “Машина йөртүче һәм җәүле кодексы” белән таныштырды, яктылык кайтаргыч элементларның кирәклеге, аны куллану турында мәгълүмат җиткерде.

– Баланың киеменә яктылык кайтаргыч билге булдыруны беренче чиратта әти-әни кайгыртырга тиеш. Мәктәпләрдә узган чараларда һәр балага диярлек билгеләр, беләзекләр таратабыз. Ләкин бик азы гына аларны куллана. Бу элементлар каядыр тузан җыеп ятарга тиеш түгел! – ди ЮХИДИнең өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

Чара ахырында укучыларга юл йөрү кагыйдәләре буенча төзелгән табышмак-шигырьләр җыентыклары һәм яктылык кайтаргыч билгеләр тапшырылды.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев