Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз иҗаты

Казанның “Ихлас” нәшриятында якташыбыз, күренекле мөгаллим, актив хәбәрче, шагыйрь һәм прозаик, сугыш чоры баласы Ягсуп ага Мортазинның “Тормыш мизгелләре” исемле китабы дөнья күрде.

Ягсуп абый, Яңа Сәфәр авылында туган. Октябрь (Теләнче), Баек мәктәпләрендә укыткан, колхозда партоешма секретаре булып эшләгән, бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә яши. Китапка Ягсуп абыйның шигырьләре, истәлекләре, парчалары һәм бик күп юмористик әсәрләре тупланган. Аны райондашыбыз – балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов төзеде. Китапның тышлыгында да ул иҗат иткән тугра сурәтләнгән. Китапны дөньяга чыгаруда Рәшит Хәбиров һәм Фаис Габдерәхимов матди ярдәм күрсәтте.

 

Фото –http://www.muzagit.ru/2020/05/02/tormyish-mizgellare/ алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев