Яңарыш
Рус Шуганда гомерләрен авыл белән, музыка белән бәйләгән талантлы кешеләр күп.
Безнең чорда Рус Шуганда гармунчылар, баянчылар, балалайкада уйнаучылар күп булды. Халык күңелле яшәде. Тормыш авырлыкларына карамастан, хоровод әйләнделәр, эшкә барганда да, кайтканда да җыр суздылар.
60нчы еллар уртасында авылыбызга Казаннан Николай исемле музыкант килде. Һәм тынлы оркестр оештыру өчен музыкага сәләте булган 15 баланы сайлап алды. Беренче “карлыгачлар” арасында Анатолий Жданов, Юрий Власов (бас), Виктор Кривошеев (кларнет), Валерий Кривошеев, Вячеслав Кривошеев (тенор), Павел Устеряков (беренче торба), Александр Сазонов, Александр Растатурин, Владимир Лобанов (икенче торба), Иван Новиков (баритон), Петр Багров (альт) һәм башкалар бар иде. Ул чакта аларга 13-14 яшь кенә. (Тынлы оркестрның беренче составы – “Үткәннән бер мизгел” сәхифәсендә (7 бит). Июнь аенда өйрәнүләр башланып китте. Ә августта – беренче концерт. Шул кадәр тиз арада чыгыш ясарлык итеп әзерләү өчен нинди түземлек, игътибар һәм осталык кирәк булган Николай Шиһаповичка!
Беренче чыгышны караганнан соң, авыл халкының шатлыгын күрсәгез иде! Алар күз яшьләре аша малайларга рәхмәт әйттеләр. Оркестр белән Мөслим һәм Башкортостан районнары авылларында, Җиңү парадларында, слет һәм конференцияләрдә, алдынгыларны хөрмәтләү тантаналарында чыгыш ясады алар. Бүген күз алдына китерергә дә куркырсың: музыкантлар тракторга тагылган чаналарда, машинаның ачык кузовларында йөрделәр гастрольләргә. Николай Шиһапович өч тапкыр килде авылга, анысында да җәй айларында гына. Аны башта – Мөслимнән Миңнеханов Камил Гыйзетдинович, соңрак Елисеев Александр Тарасович алыштырды. Александр Тарасович эшендә бик төгәл булды, чиста һәм пөхтә киенә иде. Балалардан да шуны таләп итте. Ул килү белән оркестр составын яңартты, кыллы уен кораллары оркестры да төзеде.
Александр Елисеев киткәннән соң, оркестр белән җитәкчелек итүгә Устеряков Павел Петрович алынды. Энтузиазм белән эшләү, оркестр составының тупланганлыгы аларга район буенча беренче урынны яуларга мөмкинлек бирде. Һәм коллектив Рига шәһәренә юллама белән бүләкләнде. Әлеге сәяхәттән рухланып кайткан музыкантлар тагын да дәртләнебрәк уйный башладылар. Бәйрәмнәргә, концертларга ныклап әзерләнделәр. Оркестрга вальс әйләнгәндә яки кадриль биегәндә йөрәкләр җилкенә иде.
Тынлы уен кораллары оркестры белән бергә вокаль-инструменталь ансамбльләр дә төзелде. Авылга кабат Александр Тарасович әйләнеп кайтты. Хезмәт срокларын тутырган солдат егетләребез дә авылга кайтып төпләнде. Аларның “Радуга” исемле ансамбль төзүе авылга яңа сулыш өргәндәй булды. Михаил Котков – гитарада, Сергей Горбунов – клавишаларда, Николай Новиков – бәрмә уен коралында, Александр Елисеев саксофонда уйный. Михаил Шадрин – гитарачы да, солист та. Аларның җырларын яратып тыңладык, рәхмәт йөзеннән чыгышларын алкышларга күмә идек.
Вакытлар үткән саен ансамбльнең составы да үзгәреп торды. Җитәкче урынына тагын бер талантлы егет – Виктор Кузнецов килде. Ул күп төрле инструментларда бик тә оста уйный иде. Авылда яңа иҗат төркеме – “Мираж” ансамбле барлыкка килде. Николай Басорин, Александр Кузнецов, Олег Шаповалов, Виктор Иванович уйнаган коллективта Людмила Якимова солист булып танылды. Ансамбльдә мәктәп укучылары Наташа Олокина, Сергей Устеряков та җырлады.
Илдә исә башлаган үзгәреш җилләре авылның сәнгать тормышын да читләп үтмәде. Тынлы оркестр да, вокаль-инструменталь ансамбль дә әкренләп яшәүдән туктады. Аларга алмашка караоке, “минусовка”лар килде. Халык башка – безнең өчен ят булган музыкага бии башлады. Җырлар да берни аңлатмый торган мәгънәсез сүзләр җыелмасына әйләнде.
Еллар үтеп, без әлеге хәлләргә ияләшеп кенә барганда авылда “мәдәният йортында ретро-ансамбль оештырганнар” дигән куанычлы яңалык таралды. Ике ансамбльдән “Возрождение” дигән исем астында бер коллектив төзегәннәр булып чыкты. Музыкаль инструментлар сатып алганнар. Коллективның беренче чыгышын карарга, яшьлегем җырларын тыңларга ашкынып бардым. Ансамбльнең чыгышы мине үткәннәргә алып китте. Кабат үзебезнең яшьлек елларында яңгыраган дәртле музыка тәэсиренә бирелдем. Авылдашларыбыз Михаил Шадрин, Роман Кашапов, Николай Басорин, Владимир Лобанов, солистлар Ксения Хисаметдинова һәм
Михаил Шадрин сәбәпче иде моңа. Ансамбльнең чыгышы яшьләргә дә бик ошый. Үзешчәннәрнең башкару манерасы да, тормышка, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган җырлары да күңелгә ятышлы.
Сәнгать дөньясында дәвамчанлык булуы сөендерә. Роман Кашапов җитәкчелегендә яңа коллектив барлыкка килде. Роман ансамбль членнарын музыка инструментларында уйнарга, җырларга өйрәтә. Рус Шуган мәктәбендә район балалар сәнгать мәктәбенең филиалы эшли. Егет-кызлар тиздән безне үзләренең матур чыгышлары белән сөендерер, шәт.
Нина Устерякова.
Рус Шуган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев