Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңалыкка йөз тотып

“Август-агротехнологияләр” үзәге республиканың күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларын заманча техника белән тәэмин итә.

“Август-агротехнологияләр” дилер үзәген Альберт Хуҗин җитәкли. Әлеге оешма җирлегебезгә авыл хуҗалыгы техникасын кайтару, заманча технологияләргә өйрәтү белән шөгыльләнә. 
– Безнең үзәк “Август-Агро” составына керүче хуҗалыкларны гына түгел, республиканың күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларын югары төгәллекле заманча техника белән тәэмин итә. Алдынгы компанияләрне орлыклар белән тәэмин итү өчен дә безгә мөрәҗәгать итәләр. Без агрофирма һәм хуҗалыкларга Канаданың “Борго” чәчү комплексларын һәм бункерларын, “Блю-Джет” үсемлекләрне тукландыру агрегатларын, җиңсәдә ашлык саклау өчен “Лилиани” бункер-бушаткычларын һәм саклау техникасын, “Хони-Би” ургычының сыгылмалы сөлгеләрен, көнбагыш җыю өчен “Орандж-Сид” ургычларын, Руф һәм ЧКЗ универсаль ярымприцепларын, сыек ашламалар ташу өчен емкостьләр, савытлар, мобиль һәм стационар эретмә узелларын китерәбез, – ди Альберт Хуҗин.
Удмуртия партнерлары Мөслимгә тәҗрибә уртаклашу максатыннан килде. Алар “Август-Мөслим” агрофирмасының машина паркын да карадылар. 
– Агрофирмадагы техниканың саны да, күп кенә үрнәкләре дә зур тәэсир калдырды кунакларда. Аннары делегация кырларга юнәлде. Удмуртия, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы кебек үк, быел көчле корылык кичерә. Дым җитмәү күп төбәкләрнең чәчүлекләрендә чагыла. Кунаклар ноутилл технологиясен куллануның төрле һава шартларында ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күрделәр. “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы да “Август-Агро” аша орлык саклау җиңсәләре кайтартты. Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов бу төр җайланманың ярдәме зур булуын билгеләп үтте. “Туган як” агрофирмасы ике көнбагыш жаткасы, төрле емкостьлар кайтарды, – ди Альберт Хуҗин.
“Август-Агро” Россиядә рапс үстерүче иң эре предприятиеләрнең берсе генә түгел, ноутилл технологиясе буенча көнбагыш, борчак, бодай һәм арпа үстерү белән шөгыльләнүче компания буларак та билгеле. Мөслимгә килгән авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, агрофирма басуларында булып, чәчү процессы, басуларны тәрбияләү алымнары белән танышып киткән иде. Рапс, арпа, көзге бодай, көнбагыш шытымнарын караганнан соң, делегация әгъзалары чәчүлекләрнең чисталыгына игътибар иттеләр: корткычлар да, авырулар да, чүп үләннәре дә юк. Болар барысы да – заманча технологияләр куллану нәтиҗәсе. Шундый зур компаниянең Мөслимдә булуы җирлегебезне ил күләмендә танытты. Республиканың гына түгел, чит регионнарның аграрийлары да “Август-Агро” технологияләрен, ул тәкъдим иткән техника һәм эш алымнарын сайлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев