Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елга кергәндә

Чулпан Хәйруллина, Мөслим гимназиясе укытучысы: – 2018 ел уңышларга бай булды: “Ел укытучысы-2018” республика конкурсының район турында җиңү яуладым, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдым. Бәйгедә җиңүем өчен Идел елгасы буйлап теплоходта сәяхәт итү өчен юллама белән бүләкләделәр.

Сораштыру

Илгиз Исламов,

“Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры:

– 2018 иң яхшы җитештерү елы булып истә калыр, мөгаен. Быел эшчеләрнең хезмәт хакын 25 процентка арттыра алдык. Бүген уртача хезмәт хакы 31 мең сум тәшкил итә. Яңа төр техника җитештердек. Алар арасында “Агратор-анкер”, “Тайлер-диск”, “Тайлер-мастер”, “Агратор-комби” агрегатларына сорау аеруча зур. Бик күп төрдә яңа станоклар сатып алдык. Кыскасы, предприятиене тулысынча форматировать иттек.

Киләсе елда бик күп процессларны автоматлаштыру күздә тотыла. Бу якынча 50 процент булыр, дип уйлыйбыз. 4-5 яңа төр техника – тракторлар, чәчү комплекслары һәм культиваторлар җитештерергә планлаштырабыз. Иң мөһиме – киләсе елда да эшчеләрнең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге булыр, дип уйлыйм.

Рәсим Мөхәммәтдинов, “Август-Мөслим” агрофирмасы агрономы:

– Узып баручы хуҗалык елы яңалыкларга бай булды. Күп еллар бер кулдан икенчесенә күчеп йөргән, соңгы елларда финанс хәле шактый авырлашкан хуҗалыкларны яңа төзелгән “Август-Мөслим” агрофирмасы үз канаты астына алды. Яңа оешма белән районга өр-яңа технология килеп керде. Хуҗалыкларга моңа кадәр күрелмәгән югары җитештерүчән чит ил техникалары кайтты. Басуларда югары табыш китерүче культуралар иктек. Яңа составта бер сезонны уңышлы төгәлләдек. Җитәкчелек безнең эштән канәгать. Киләчәктә, игенчелектә рентабельлелекне тагын да арттырып, терлекчелек тармагын да табышлы итү бурычы тора. Ел ахырында нәселле таналар кайта башлады. Ит һәм сөт җитештерүне арттырыу максатында тармакка инвестицияләр кертү тагын да дәвам итәчәк. Киләсе елда да чәчү комплекслары һәм комбайннар сатып алу планлаштырыла.

“Август” компаниясенең Россиядәге агрофирмалары белгечләре белән берлектә Аргентинага бару бәхете дә тиде миңа. Визитның максаты әлеге илдә 30 елдан артык кулланылучы No-till технологиясенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнү иде. Анда күргән-өйрәнгәннәрне киләчәктә үзебездә кулланачакбыз.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов,

 балалар шагыйре:

– 2018 ел минем өчен бик кадерле, бик истәлекле булды. Бу елны минем җиденче оныгым туды. Өч китабым дөнья күрде – “Тапкырлар тапмый калмас” табышмаклар җыентыгы, “Данлы Дусай”, “Мөслим безнең йөрәкләрдә”. Мөслим-Түреш юлы арасында күпер дә салынды дияргә буладыр. Илгиз Низамов белән берлектә Түрешнең тарихын язабыз. Түреш авылы турында ике клип эшләдем.

Киләсе елда беренче оныгым 11 нче сыйныфны тәмамлап, үзе теләгән югары уку йортына керер дип өметләнәм. Музыкаль клиплар белән эшләргә дә уем бар. Һәрберебезнең йортында бәхет, шатлык булсын. Яңа ел яңа сөенечләр алып килсен!

Чулпан Хәйруллина, Мөслим гимназиясе укытучысы:

– 2018 ел уңышларга бай булды: “Ел укытучысы-2018” республика конкурсының район турында җиңү яуладым, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдым. Бәйгедә җиңүем өчен Идел елгасы буйлап теплоходта сәяхәт итү өчен юллама белән бүләкләделәр. Әлеге круиз онытылмаслык булды: укытучылар белән тәҗрибә уртаклаштык, мастер-класслар күрсәттек. Гомумән, ел сәяхәтләргә, очрашуларга бай булды. Республиканың күп кенә алдынгы мәктәпләрендә булырга, коллегалар белән очрашырга туры килде. Мин шунда безнең район мәктәпләренең республикадагы бик күп мәгариф учреждениеләренә үрнәк булуына тагын бер кат инандым. Кырымга сәяхәтем дә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Керчен күперен узганда илебез өчен чын мәгънәсендә горурлык хисләре кичердем. Шулай да минем өчен елның иң зур вакыйгасы районның Мактау тактасына кертелүем булды. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге хезмәтемне күреп, югары бәяләгәннәре өчен чиксез рәхмәтлемен.

Киләсе елда ярткан 11 класс укучыларымны олы тормышка озатасым бар. БДИда югары баллар гына алып, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен, тормышта үз урыннарын табуларын телим. Укучыларым конкурсларда, фән бәйгеләрендә дә сынатмас дип ышанам.

 

 

Рамил Морзаханов,

район үзәк хастаханәсе баш табибы:

– Ел шактый күңелле вакыйгалар белән истә калыр. Хастаханәгә ике участок табибы кайтты, шуның берсе 1 миллион сум күләмендә хөкүмәт ярдәме алды. Район хакимияте тырышлыгы белән медицина хезмәте күрсәтү өчен ике “Ларгус” машинасы бирелде. Түбән Табын авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше бара. Тойгелде, Олы Чакмак, Әмәкәй, Октябрь, Вәрәшбаш авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктлары ремонттан соң – күпфункцияле үзәкләргә, Шуганка һәм Сал. Мухан авылларындагылары мәктәп биналарына күчерелде.

2017 ел белән чагыштырганда хезмәт хакы 33 процентка артты. 2019 елда хастаханәгә яңа табибларның кайтуын көтәбез. Ике табибны ординатурага укырга җибәрү күздә тотыла.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев