Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елда – яңа җитәкчеләр белән

Бүген авыл халкы асфальт юллар сорый, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең түбән булуына борчыла, торак пунктларны яшелләндерүне кайгырта. Яңа Усы һәм Метрәй авыл җирлекләрендә узган җыеннарда да мәсьәләләрне күтәрде.

– Җирлектә барлык төр салымнар да тулысынча диярлек җыелып бетте. Планнан тыш җыелган яисә җыелып бетмәгән өлеше – узган еллардан калган салымнар. Яңа Усы авылын су белән тәэмин итүче су башнясы капиталь төзекләндерүне сорый. Әле җирлектә төзекләндерелеп бетмәгән урам юллары да бар. Үзара салым акчаларын тулысынча җыеп бетерү әлеге проблемаларны күпмедер күләмдә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде җирлек башлыгы Вәсилә Игошева. 
Җирлектә кошчылык белән шөгыльләнүче Валерий Матросов фермер хуҗалыгы, “Ялкын” җәмгыяте һәм игенчелек юнәлешендә эшләүче “Нуретдинов” КФХ эшли. Иганәчеләр ярдәме һәм Валерий Кондратьевның тырышлыгы белән төзелеп килүче чиркәү авылның рухи тормышын баетуда мөһим роль уйный. Узган ел Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбендә республика программасы һәм районнан бирелгән средстволар ярдәме белән капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Җыелган салым акчаларының берникадәр өлешен шушы максатка тотканнар. Җирлектә “Татэнерго” җәмгыяте ярдәме белән электр линияләрен яңарту төгәлләнеп килә. Халык инде бүген үк башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күрә. Авыл мәдәният йорты да капиталь төзекләндерүдә ярдәм сорый. 
Рамил Муллин үз чыгышында бүгенге көндә районда алып барылган эшләр белән таныштырды, каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча мәсьәләгә ачыклык кертте, гражданнарның сорауларына җавап бирде. Ул чыгышы ахырында җирлек башлыгы Вәсилә Игошевадан вазыйфаларыннан азат итүне сораган гариза керүен хәбәр итте. Сигез ел җирлек белән җитәкчелек иткән В. Игошевага тырыш хезмәте, җирлекнең үсеше өчен куйган хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп, Яңа Усы мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Галина Романова тәкъдим ителде. 
*** 
Метрәй авыл җирлеге узган елны яңа җитәкче белән тәмамлады. Җыенда авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Айзат Гыйлфанов еллык эшчәнлеккә хисап тотты. 
Инфраструктура үсеше буенча җирлек район рейтингында – дүртенче урында. Йортлар тапшыру үтәлеше билгеләнгәннең 94,6 процентын тәшкил иткән. Урам яктырткычлары энергия саклаучы лампаларга алыштырылган. Үзмәшгульлек һәм эшмәкәрлек буенча алтынчы урынны билиләр. 
Мал саны кимү тенденциясе күзәтелә. Җирлектә 14 фермер хуҗалыгы эшли. Алар, терлекчелек, кошчылык, игенчелек белән шөгыльләнеп, табыш алалар. Узган ел Метрәй һәм Сал. Мухан авылларындагы күперләргә ремонт ясаганнар. Мәчет, мәдәният йорты каршында машина кую урыннары ясалган. Паркларны төзекләндерү эшләре дә дәвам иткән. Бер караганда, җирлектә халыкны борчыган проблемалар инде юк кебек. Шулай да халыкны асфальт юл булмау, эшсезлек, җәмәгать оешмаларының эшчәнлеген җанландыру кебек мәсьәләләр борчый. 
Р. Муллин да иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген җанландырырга, алар белән тыгыз элемтәдә эшләргә чакырды: 
– Бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга кирәк. 2019 елны районда рухи һәм әхлак тәрбиясе елы дип игълан итүебез дә юкка түгел. Бүген матур, җитеш тормышта яшибез, өстәлләребез сый-нигъмәт белән тулы. Әмма күңелләребез тарая бара. Янәшәбездә безнең ярдәмгә мохтаҗ якыннарыбыз, күршеләребез, авылдашларыбыз барын онытмасак иде. Үзебезнең ул-кызларыбызга әхлак, рухи тәрбия бирә алсак иде. Җирлектә эшсезләрнең булуы да шушы ук тәрбия мәсьәләсенә бәйле. Бүген теләгән кеше эшен дә, башкасын да таба. Җирлектә фермерлар һәм кече эшмәкәрләр аз түгел. Метрәйдә фермалар терлек һәм кош-корт белән тулы булса да, Сал. Мухан авылындагы торакларда әле эшләүче юк. Яңа эш урыннары, яңа эш юнәлешләрен булдыру өчен яшьләрне авылда төпләндереп калдыру кирәк. 
Җыен ахырында 2018 елда узган сайлауларда актив эшләгән участок комиссиясе членнарына РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Фәридә Гайнетдинова.

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев