Укучыларыбыз яза. Яңа ел буләге
Октябрь авыл клубында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә төрле чаралар үткәрелә. Рәсемдә: хатын-кызлар кул эшләре түгәрәгендә бәйләм серләренә өйрәнә.
Якты истәлекләр калдырып, 2018 ел да үтеп итте. Ул Октябрь җирлегендә шактый күңелле вакыйгалар белән истә калыр. Шуларның берсе – клуб, китапханә, авыл җирлеге советы, фельдшер-акушерлык пунктының капиталь ремонттан соң күпфункцияле үзәккә – мәктәп бинасына күчерелүе. Бу эшне халык бик хуплап каршы алды. Халыкка йөрү өчен дә уңайлы, барысы да авыл уртасында.
Клуб җылы, якты. Чыршы бәйрәмнәре дә яңа бинада, башка елларга караганда җанлырак та, матуррак та үтте. Кешеләрдә рухи күтәренкелек сизелә. Яңартылган үзәк чын мәгънәсендә халыкка Яңа ел бүләге булды! Бу уңайлыкка район җитәкчелеге һәм авыл җирлеге башлыгының зур тырышлыгы, кайгыртуы нәтиҗәсендә ирештек. “Омегастрой” оешмасы эшчеләре көнне-төнгә ялгап эшләделәр. Төзелештә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт!
Клубыбыз һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Ләкин шул матурлыкны бозып, клубка иске урындыклар урнаштыру гына күңелгә ятмый. Клуб эшчәнлеге өчен кирәк булган бер гармун яки баян юк. Баянсыз, моңсыз клуб буламыни инде ул?! 2019 елда спортзалга капремонт булсын иде. Бу яшьләр өчен зур бүләк булыр иде. Гел хөкүмәттән генә көтеп ятуның яхшы түгелен дә аңлыйбыз. Спонсорларыбыз булса, ярдәм итәр иде дә бит.
Мәчетебезне салганда чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз да иганәчелек итте, югыйсә. Әле ерак китәсе дә түгел, Сөякәй авылына су керткәндә Мөслимдә яшәүче Сөякәй авылы егете Рәис зур ярдәм күрсәтте. Бәлки шундый мәрхәмәтле кешеләр табылыр?!
Гөлфәрия Сәлимова.
Октябрь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев