Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әй Сабантуй, Сабантуй!..

​​​​​​​Ат чабышы һәм татарча көрәш хатын-кызга хас спорт төрләре булмаса да, әлеге бәйгеләрне карамый кал­ганым юк. Без кечкенә чак­та Сабантуйлар аеруча кы­зык иде дисәм, әби-бабайлар тел шартлата: “Менә безнең дәвердә бәйрәм иде ул ич­масам! Ул елларның ма­тур истәлеге әле дә күңелдә яши...”

– Яңа Усыда әтинең сеңлесе Санук түти яши иде. Сабантуй саен безгә матур күлмәкләр тегә иде. Бөтен бала яңа күлмәктән була иде. Хәзер дә Сабантуйда кеше аз түгел, ләкин элек халык аеруча күп була иде, – дип искә ала райондашыбызЛюбовь Сме­лова. – Авылдан Мөслимгә ат­ларда төшә идек. Җинан җиңги үзе ясаган квасны сатарга алып төшә, шуны бик яратып ала­лар иде. Бәйрәмдә сату итәргә дип, авыллардан көнбагыш, чикләвек алып киләләр. Ста­канлап саталар иде. Әле дә хәтердә: бер стаканы 10 тиен иде. Тагын шунысы истә кал­ган: бәйрәмдә һәрвакыт бала­лар югала, әти-әниләре сабый­ларын эзләп аһ итә иде. Рупор- фәләннәр булмагандыр инде, җыйнаулашып югалган бала­ны эзли идек. Авылдан атлар да күп төшә иде. Сабантуйга ат җибәрмәгән авыл булмаган­дыр. Бәйрәмдә районның бөтен марҗалары тозлы кәбестә, кыяр сатарлар иде. 70нче еллар – транспорт аз вакыт. Бортлы машиналарга эскәмияләр куеп, шоферлар балаларны, яшь- җилкенчәкне төяп Мөслимне урар иде. Ул машиналарга фла­глар, лозунглар эләләр иде. Яңа Усыдан Мөслимгә юл Метрәй аша үтте. Барганда Олы каен­лык, Бәләкәй каенлык, Кукай күперен үтәбез. Их, рәхәт ва­кытлар булган!

– Элеккеге Сабантуйлар хәзер юк инде ул. Асылын югал­тмасын иде бәйрәм! Бәйрәмнең милли асылын без түкми-чәчми яшь буынга тапшырырга тиеш. Шоу-тамашага әйләнә башла­ган Сабантуйның кадере бет­те төсле. Бәйрәмнең төп атри­бутлары булган капчык сугы­шы, капчык киеп, йомырка ка­бып йөгерү, уенчык кисү, көянтә белән су ташу мәйданны бизи. “Модалы” уеннар кертү киле­шеп бетми. Без кечкенә чак­та, өйдән-өйгә йөреп, бүләк җыялар иде. Хәзер бүләк җыя башласалар, кеше ишеген бикләп куя, капкасына йо­зак сала. Мәрхүм әткәй: “Элек Сабантуен җир кардан ачылу белән, апрельдә үткәрәләр иде”, дип сөйли иде. Соңрак, чәчүдә тырыш хезмәт күрсәткән кыр батырларын хөрмәтләү өчен, Са­бантуйны июньгә күчергәннәр. Сабантуйга матур күлмәк-түфли әзерләгән истә. Елның-елында бу көнне кыз-кыркын яңа кием- салым белән мактаныр иде, – ди Флүрә Дәүләтшина.

Беркемгә дә сер түгел, авыл­ларда бәйрәмне үткәрү өчен авыл эшмәкәрләре, фермерлар иганәчелек итә. Шушы авыл­дан чыккан якташлар да ярдәм күрсәтә. Элекке заманнарда Са­бантуй халык средстволары белән башкарылган. Чүпрәк- чапрагын да, колга башындагы тавыкны да халык бүләк иткән.

– Сабантуй гомер бакый халыкның очрашу, аралашу урыны булып калачак. Күптән күрмәгән дусларны, танышлар­ны шунда очратасың, яшьләр дә шунда таныша. Берәрсенең баласы гаилә корса, авылдаш­лары яшь кияү-киленне шун­да күрә, шунда бәя бирә. Миңа бер генә нәрсә ошамый – ел саен көрәштә бер үк кеше ба­тыр булып кала. Аңлыйм: көчледер, егәрледер. Кайбер көрәшчеләр авылдан авылга йөреп бүләк җыя. Авылларда көрәшкә чит кешене кертмәскә, ә Мөслим Сабантуенда башка район кешеләре бил алышыр­га тиеш түгел дигән фикердә мин. Бүләкне үзебезнең җирлек кешесе алырга тиеш. Элек көрәшчеләр нәселе дип йөрткән гаиләләр дә бар иде. Башта әти кеше батыр кала, ан­нары – улы, соңыннан – оны­гы. Улларын көрәшергә әтиләре өйрәткән. Батыр алган тәкә шулпасын туган-тумача, якын­нары авыз иткән. Хәзер батыр­лар тәкәгә генә риза түгел, зат­лырак бүләккә өмет итәләр. Элек тәкә иң зур бүләк иде, – ди Мөслим авылында гомер итүче Хатыйп Фатыйхов.  

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев